Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннән беренче команда егетләр армиягә китте

Язгы чакырылышта хәрби хезмәткә районнан беренче команда 23 майда Казан шәһәрендәге республика җыелу пунктына юл тотты. Бу көнне Шешминка, Ульяновка, Яңа Элмәле авылларыннан өч егет бер елга якыннары белән хушлашты.

Булачак солдатларны озату чарасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Самат Хәйруллин һәм район яшьләр эшләре секторы мөдире Җәүдәт Мотыйгуллин да катнашты. Егетләргә, район башлыгы исеменнән, армиядә куллану өчен рөхсәт ителгән кәрәзле телефоннар тапшырдылар. Мондый телефоннар башка призывникларга да биреләчәк.

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов та егетләрнең Ватанга лаеклы хезмәт итүләрен теләде.

Киләсе төркем 7 июньдә китәчәк, бу көнне 5 якташыбызны хәрби хезмәткә озатырга планлыйлар. Язгы чакырылышта районнан барысы 25ләп егетне солдатка алачаклар.

фото Чирмешән муниципаль районы сайтыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X