Чирмешәннең “Мөшбикә“ мәчете бакчасында “исемле” агачлар үсә
“Мөшбикә” мәчете ишегалдын киләчәктә алма, груша, чия, слива агачлары бизәр.
Мәчет имамы Рафаэль Сафин әйтүенчә, аларны кайбер якташларыбыз үз гаиләләре исеменнән утыртканнар. Үсентеләргә дигән акчаны исә Себердә эшләүче якташларыбыз, әлеге мәчетне төзетүче, Әмирдән бертуган Әгъләмовлар биргән. “Исемле агачлар” утырту әле тагын дәвам итәчәк. Чиләкләрдә үстерелгән үсентеләр җәен дә тамыр җибәрә икән.
Фото архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев