Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең “Ландыш” балалар бакчасын, капиталь ремонттан соң, бу айда ук ачарга планлыйлар

-Төзүчеләр азык әзерләү блогында бизәкләү эшләре уздыра, - ди бакча мөдире Гөлсирә Шәрифуллина. - Аннан соң, керү юлларын (крыльцо) ясыйсы кала.

Балалар бакчасы бинасы яңа төс алган: ишек-тәрәзәләр – яңа, электр үткәргечләре, су, канализация челтәрләре алмаштырылган, идән, түшәм, стеналар да матурланган. Урам якта төзекләндерү эшләре тәмамланган: отмостка ясалган, брусчатка җәелгән.

Җиһазлар, тәрәзә пәрдәләре, идән паласлары – барысы да әзер, бакча хезмәткәрләре җиһазларны урнаштыра да башлаганнар. Азык әзерләү блогында да җиһазлар өлешчә яңартылачак.

Амур ягындагы бу бакчага 80ләп бала йөрер дип көтелә, монда  30лап хезмәткәр эшли.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев