Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең кайбер күп фатирлы йортлар тирәсен куаклар басып киткән

Техническая урамыннан, “Чулпан” сәүдә үзәгеннән “Магнит” кибете ягына  тротуардан барганда, ничектер, үзеңне бер агачлыкка кергән кебек хис итәсең, монда кичке якта шомлы да булып китә.

Бу урамдагы ике катлы йортлар каршындагы, элек биредә яшәүчеләрнең бакчаларында үскән чия, слива куаклары, караучысыз калгач, тәртипсез рәвештә таралып, тротуар кырыена ук килеп җиткән. Бер дә матур түгел. Йортның икенче башында, хуҗасыз калган мәйданнарны казып, яшелчә үстерүчеләр дә бар. Кайберләре матур итеп койма да тотып куйган. Бар җирне дә хуҗалы итсәң икән.

Бу проблемага карата кайбер җитәкчеләрнең фикерләре белән дә кызыксындык. Район инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Хәлим Салаховның җавабы мондый: - Күп фатирлы йортлар тирәсендәге җир мәйданнары биредә яшәүчеләрнең гомум кулланылышында. Бу участокларны казып, эшкәртеп, бакча ясаган кешегә бернинди каршылык юк. Һәр фатир хуҗасы тәрәзәләре каршында бакча ясый ала. Бу, беренчедән, тәртип, икенчедән, үзләренә дә, үтеп йөрүче халыкка да ошар иде. Тик бу эшләр барысы да хуҗаларның үз исәбеннән башкарыла.  Элек бит бакчалар тотып алынган иде, аларның коймалары череп, ямсезләнгән өчен генә сүтелде. Дәүләт аларның йортларын, ишек алларын ремонтлап бирде, ә карап тору хуҗаларның эше. Шәхси йортларда яшәүчеләрнең территорияләрен берәү дә килеп җыймый бит, ремонт эшләренә акча бүленми.

“Чирмешән торак милекчеләре ширкәте” рәисе Мәсхүт Хөсәенов җавабы: - Ул йортлар тирәсен чистартырга кирәк, бакча ясап куярга да мөмкин. Моны шул йортларда яшәүчеләр үзара килешеп эшләсә яхшы. Милекчеләр бер фикергә килеп, тирә-юньне агачлардан чистартып, бер төрлерәк матур гына койма ясап куя алалар, бернинди каршылык юк. Дөрес, барлык күп фатирлы йортларда да бакча ясарлык мөмкинлек юк. Бакча ясамасаң да аны тәртиптә тотарга мөмкин. Совет урамы, 3 нче йорт үрнәк булып тора, чүп үләннәрен чабып, йорт тирәсен бик матур хәлдә тоталар. Титов урамындагы 13 нче йортта яшәүчеләр дә, койма тотып, яннарында бакча ясап куйдылар. Ә янәшәдәге 15 нче йортта, район исәбеннән тотылган коймасы булса да, чәчәргә теләүчеләр сирәк. Бу йортларда электән яшәүчеләр, дөрес, бакчада яшелчә үстереп яшәүне гадәткә алган, ә менә фатирларда вакытлыча торучыларны йорт тирәсендәге тәртип кызыксындырмый. Һәркем үзе яшәгән территорияне үзе җыярга бурычлы, аларга беркем дә тиеш түгел.

Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Надежда Гомәрова: -Әйе, кайбер йортлар янында кыргый диярлек куаклар бик куерып киткән. Бу участоклар әлеге йортларда яшәүчеләр карамагында, тәртипләү, матурлау да аларның эше. Йортта яшәүчеләр үзләре, өмә оештырып, агачларны кисә ала, ә инде техника кирәк икән, бездән ярдәм булачак. Йортлар тирәсендә чүп үләннәре үсеп ята торган мәйданнарны казып бакча итүче кешегә бернинди каршылык юк. Бәрәңгеме, кишерме, суганмы, җаның ни тели, шуны үстер. Чәчәк үстерсәң дә була. Андый тырыш авылдашларыбыз да бар. Мин үзем дә күп фатирлы йортта яшәүче буларак шуны әйтә алам, йорт тирәсен шунда яшәүче кешеләр тәртиптә тотарга – чүбен дә утарга, карын да көрәргә тиеш. Безнең Совет урамындагы 51 нче йортта бу эш яхшы оештырылган. Карын да бергәләп чистартабыз, үләнен дә чабабыз. Бу авыр түгел, бергәләп эшләгәндә күңелле генә.

Флера Минхәерова, Техническая урамындагы 28 нче йортта яшәүче: - Безнең йорт янындагы бакчабыз бик уңдырышлы, салкын җилләрдән ышык, көне буе диярлек кояш төшә, кыяр, помидорлар яхшы үсә. Мин хәзер ул бакчаны чәчмим, башка участок бар, анда күршем яшелчә утырта. Инде күпчелек фатир хуҗалары алмашынды, тик алар үз бакчалары кайда икәнен дә белми, менә шундыйларын куаклар басты да инде.

Зинаида Фишер, шул ук йортта яшәүче: - Бу йортта инде 31 ел яшибез, коймалар сүтелгәч, берничә ел гына бакча чәчмәдем. Без бит авыл кешеләре, бакчасыз яшәүне күз алдына да китереп булмый. Участок зур түгел, ике сутый гына, шулай да анда барын да үстерергә тырышабыз, үзеңнекен өзеп ашавы да рәхәт бит. Саулык булганда бакчада эшләү үзе куаныч. Шунда күршеләр белән дә аралашасың. Мин үз җиремне хосусыйлаштырып, тирәсен тотып алдым. Безнең күрше йорт янында үлән үсеп ята, бер дә матур түгел инде. Бу җирләрне хуҗалы итәсе иде. Чәчелгән участоклар барыбер тәрбияле, бик матур.

Габделбәр Мифтахов, Совет урамындагы 48 нче йортта яшәүче: - Коймалар сүтелгәч, йорт янындагы бакчаны ташлаган идек, инде менә биш-алты еллап кабат чәчәбез, тирәсенә читән кордым. Кыярын, помидорын яннан, якыннан гына өзеп керүе бик рәхәт. Бездә балан, миләш, шомырт агачлары да үсә.

Валентина Пыжикова, Совет урамындагы 38 нчы йортта яшәүче: - Менә инде икенче ел йорт янында кыяр, помидор, суган һәм башка тәмләткечләр үстерәм. Чәчәкләргә дә урын табыла. Быел чүп үләннәрен казып, “участокны” тагын бераз зурайттым. Уңышыннан бигрәк, хәрәкәт кирәк, 72 яшемдә дә шунда чыгып утыйм, су сибәм. Тотып алынмаса да, уңышка тиюче юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев