Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләрнең 160 мең сум бурычы җыелган

Чирмешән халкы, судан файдаланган өчен, “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” предприятиесенә 160 мең сум бурычлы. Предприятиедән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бу сумма гел шул чама тора.

-Зур суммада бурычлыларны су челтәреннән өзгәнче башта хуҗалары белән сөйләшәбез, әгәр инде ышандырган вакытка бурычларын түләмәсәләр андыйлар сусыз кала, - ди предприятие директоры Ильнар Җамалтдинов. - Әлегә аңлашу табабыз кебек, ул хәлгә кадәр барып җиткән юк.

Әлеге предприятие  агымдагы елның  1 гыйнварыннан  район үзәгендә генә хезмәт күрсәтә башлады. Калган торак пунктларда ул бурыч авыл җирлекләренә йөкләнгән. Шулай да кайбер авыл  җирлекләрендә яшәүчеләрнең  әлеге оешмага бурычлары бар, аның гомуми суммасы 15 мең сум.

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев