Чирмешәнлеләргә товарларның яраклылык срогын кибеттә үк карарга киңәш итәләр
Райондашларыбыздан чираттагы бер сорашуыбыз шуны күрсәтте: бездәге сәүдә нокталары киштәләрендә срогы чыккан товарлар булгалап тора, кайбер кибетләрдә бу инде “чир” кебек. Аннан икенче бәла – киштәләрдәге товар бәясенең (ценникның) кассадагы белән тәңгәл килмәве еш күзәтелә икән.
Белеп торыгыз. Күзәтчелек итүче органнар сәүдә өлкәсендәге закон бозулар хакында уяу гражданлык позициясе күрсәтүче халыктан да шактый мәгълүматны ала. Әйтик, күптән түгел безнең районда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органының райондагы белгеченә ипи эшләнмәләре сатучы бер кибеттә товарның бәясе (ценнигы), ягъни товарның исеме һәм товарның авырлыгы язылган мәгълүмат булмавы хакында хәбәр иткән. Дәүләт алкоголь инспекциясе эшмәкәрләр белән эшләп, кисәтү, аңлату механизмнары кулланып, кибеттә профилактик чара үткәрә. Әлеге мөрәҗәгать уңаеннан җитешсезлек төзәтелгән дә.
Белгеч сүзе. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органының райондагы белгече Эльвира Гәләүтдинова: -Товарны дөрес сайлап алу сатучы (җитештерүче) һәм аларның товарлары хакында мәгълүмат белән танышудан башлана. Кулланучының товар хакында кирәкле һәм мөһим мәгълүматны алу хокукы Россия Федерациясенең “Кулланучылар хокуклары хакында” законы нигезендә ныгытылган. Мәгълүмат рус телендә бирелә. Кулланучының сәүдә йортында товар һәм аны сату шартлары хакында үзенә җайлы формада мәгълүмат алу мөмкинлегенә ия булырга тиеш. Шулай ук кулланучылар почмагында кибетнең законлы эшләвен дәлилләүче дәүләт теркәү документлары булу зарур.
Район кибетләрендә еш кына товар бәясенең (ценникның) кассадагы белән тәңгәл килмәвенә зар белдерүчеләр бар, бу бигрәк тә кайбер зур - “сетевой” кибетләргә хас күренеш. Сатучылар бәяләрдәге шундый аерымлыкның сәбәбен еш кына болай аңлата: имеш, товар яңа бәя белән кайткач, ценникны алмаштырып өлгермәгәннәр. Әмма бу аларны җаваплылыктан азат итми, хәтта кибет ишегендәге “Бәяләр кассадагыдан аерым булырга мөмкин, чөнки бездә яңа бәяләр” дигән язу да сатып алучыга товарны “ценникта” язган бәядән алуны кире кагуга нигез була алмый. Бәлки, бу начар ният нәтиҗәсе дә түгелдер, кемнеңдер вазифасын җиренә җиткереп эшләмәве генәдер. Әмма:
-“Кулланучылар хокукларын яклау хакында”гы законда язылганча, җитештерүче (башкаручы, сатучы) кулланучы дөрес сайлап алсын өчен аңа вакытында товар хакында кирәкле һәм дөрес мәгълүмат тәкъдим итәргә тиеш.” Һәм товарның сумнарда (рубльдә) бирелүче мәгълүмат аның төп өлеше булып тора.
-РФ Гражданнар кодексында оферта, ягъни документлаштырылган тәкъдим (задокументированное предложение) дигән төшенчә бар. Кибетләрдәге ценниклар нәкъ менә шул публичная оферта була да инде. Һәм сатучы товарны сезгә нәкъ шул офертада күрсәтелгән бәя белән сатарга тиеш.
РФ Административ хокук бозулар кодексында (КоАП) язылганча, кассада түләгәндә товарның бәясе ценниктагы белән туры килмәгән очрак сатып алучыны алдау кебек кабул ителә һәм моның өчен сатучы штраф рәвешендә җәзага тартыла.
Ничек кенә булса да, кулланучыларга үз хокукларының бозылуы белән очрашканда, моны алай гына, кул селтәп кенә калдырырга киңәш ителми. Совет чорында Җинаять кодексы нигезендә, болай бәяләр туры килмәү – (обсчет) алдау итеп кабул ителде һәм җәза да кырысрак иде. Хәзер инде моның өчен өчен утыртмасалар да, намуссыз сатучыны административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр.
Ә сез кибетләрдә алданганыгыз бармы?
Гөлия Яруллина (Чирмешән): - Моннан ун еллар элек үк булган хәл. Район үзәгендәге бер кибеттән сөт, катык алдым. Кайткач кына карадым – сроклары чыккан иде. Кире илтеп бирдем – алмадылар. Тавыш чыгармадым. Шул миңа сабак булды: товарның яраклылык срогын киштә янында ук карап алырга икән. Ә теге кибеткә башка кермәдем, хәзер дә кергәнем юк.
Күптән түгел бер кибеттән түгәрәк савыттагы тозлы балык алган идем, ачсак – исе бар. Илтмәдем инде, кул гына селтәдем.
Ценикларның туры килмәвенә дә тап булганым бар. Хәтта еш очрый андый хәлләр. Әле күптән түгел генә бер ир-атың сатучы белән әрләшеп торганына шаһит булдым. Киштәдәге товар бәясенең арзанлыгына кызыгып алган, ә кассада ул бөтенләй башка, кыйммәт бәядән булган бугай. Ахыры ничек беткәндер, белмим.
Кристина Зайцева (Түбән Кармалка): -Ышанасызмы, минем белән андый хәлнең бер дә булганы юк. Әгәр дә алган товарымның срогы чыккан икән, мин аны һичшиксез кире илтеп бирәчәкмен: аны үз акчама сатып алам бит. Бу вакытта кибеткә кире барырга иренмәскә кирәк. Андый хәлләр булмасын өчен, товарның яраклылыгын срогын кибеттә үк карап алам.
Гүзәл Хәмитова (Чирмешән): -Әле күптән түгел генә Чирмешәндә бер зур кибеттән колбаса алдым. Ценнигында ташламалы бәядән дигән, кассага килдем – бөтенләй башка бәя. Сатучыга аңлаттым - сумманың бер өлешен берсүзсез кире кайтардылар, әмма гафу үтенмәделәр. Хәзер сатып алучылар үз хокукларын беләләр. Мин дә, әгәр сумманың аермасын кире кайтармаган булсалар, “Кайнар линия”гә шалтыраткан булыр идем. Ул “Уголок покупателя”дә языла. Андый хәлләр еш була. Сатучылар бәяләрне күзәтеп өлгермибез, диләр. Анысы алар намусында.
Роза Петрякова (Яңа Элмәле авылы): -Срогы чыккан товарлар алгалаган бар Чирмешәндә, кайткач кына карыйсың да бит инде, кире илтергә ерак дип, чыгарып атабыз. Бу, нигездә, сөт, ит продуктлары белән була торган хәл. Мөмкинлегең бар икән, билгеле, кайтарып бирергә кирәк. Ә иң яхшысы - карап алырга кирәк. Элек мин моңа игътибар итми идем, хәзер гел тикшереп ала башладым.
Ценниклар мәсьәләсендә, Чирмешәндә, алма бугай, сатып алган идем. Киштәдә ташламалы белән дигән - ягъни арзан бәя. Ә кассада чек кыйммәт бәя белән чыкты. Бу хакта сатучыларга әйткәч, гафу үтенделәр, аерманы - акчаны кире кайтардылар.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев