Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр үзләренә кирәксез киемнәрне мохтаҗларга бирә алалар

Күптән түгел генә бер танышым белән сөйләшеп торганда: “Балалардан калган өр-яңа диярлек киемнәр бар, белмисеңме, берәрсенә кирәкмиме, икән, ташларга жәл”, - дип куйды. Белештек, кирәксенүчеләр бар икән.

Мөгаен, бүген һәр йортта, һәр шкафта киелми торган, бик үк иске дә булмаган киемнәр бардыр. Чыннан да, аларны каякуярга? Элек комиссион кибетләр бар, монда китергән кием өчен акча да эшләргә мөмкин иде. Бүген исә бушлай илтеп бирергә дә риза, тик кая?

Хәтеремдә, элек бу эш белән район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре шөгыльләнде.

-Киемнәр җыярга аерым бер бүлмә кирәк. Элеккеге бинада андый урын бар иде. Күпфункцияле үзәктә бу максатларга буш бүлмә табылмады, шунлыктан без халыктан кием-салым алуны туктаттык, - ди социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмадуллина.

Шул ук вакытта, Рушания Солтан кызы әйтүенчә, авылларда һәм район үзәгендә дә авыр хәлдә калган гаиләләр аз түгел һәм алар теләсә нинди ярдәмне шатланып кабул итәләр.

Бу хакта районның инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова белән дә фикер алыштык.

-Бинабызда ремонт ясалды. Хәзер инде минем күптәнге хыялымны да тормышка ашырырга мөмкинлек барлыкка килде – инвалидлар җәмгыятендә “Шатлык лавкасы” (“Лавка радости”) эшли башлаячак, - ди Мәдинә Шәфигулла кызы. – Без биредә халык китергән кием – салымны, төрле көнкүреш кирәк-яракларын җыярга планлаштырабыз. Безгә килүчеләр үзләре кирәкле киемне бушлай сайлап алачаклар. 16 октябрьдән әйберләрне кабул итә дә башлыйбыз, кулланышта булганнарны да китерергә ярый, иң мөһиме - алар чиста, тәртиптә булсыннар иде.

Ә менә Чирмешән мәчетенең бу өлкәдә инде тәҗрибәсе бар дип була.

-Ике еллап бардыр инде, авыр тормыш хәлендә калганнар өчен кием-салым җыябыз, - ди Чирмешән мәчете имамы Рамил Ибраһимов. – Бик күп кеше өс һәм аяк киемнәре, сумкалар китерделәр. Аларның бер өлешен мохтаҗ булган райондашларыбызга тараттык,кызганыч, андыйлар күп, тагын бер өлешен Казанга алып бардык. Анда кием-салым җыю буенча махсус пункт эшли, аның хезмәткәрләре җыелган киемнәрне мохтаҗларга илтеп тапшыралар. Хәзер инде көннәр салкыная бара, шуңа да кышкы киемгә ихтыяҗ бар. Әлеге изге эштә катнашырга теләүчеләр якташларыбызның киелгән, ләкин яхшы сакланган яисә бөтенләй дә киелмәгән киемнәре булса, мәчеткә китерә алалар.

Фото: Чирмешән мәчете

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев