Чирмешәнлеләр "Татарстанның чиста урманнары" акциясенә кушыла
22 апрельдән “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясе башланды.
Әлеге акция ике этапта: 22 апрельдән 22 июньгә һәм 16 сентябрьдән 16 ноябрьгә кадәр үтә.
Безнең урманчылар аның язгы этабы кысаларында урман массивларын каты көнкүреш калдыкларыннан, корыган һәм ауган агачлардан арындыру буенча өмәләр уздырачак. Шулай ук урман буйларындагы аншлаглар, мәгълүмати щитлар һәм ял урыннары төзекләндереләчәк.
Үткән елгы акциядә районнан 67 кеше катнашып, урман фондыннан 17 кубометр каты көнкүреш калдыклары, 57 кубометр корыган агач чыгарганнар.
Урман – безнең яшел байлыгыбыз, ул – чиста һава һәм су, җиләк һәм гөмбә, дару үләннәре. Һәркайсыбыз бу акциягә кушылыйк, урманнарга ярдәм итик!
Кадыйр Гомәров фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев