Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр студентларга бал да җибәрделәр

Чирмешәнлеләр Казан дәүләт медицина университеты студентларына ике тоннадан күбрәк азык-төлек җибәрделәр.

-Коронавирус инфекциясе белән бәйле, соңгы вакытта медицина белгечләренә кытлык туу сәбәпле, әлеге университет студентлары табибларга ярдәмгә килгән. Университет ректоры аларга ярдәм итә алмассызмы дип, район җитәкчелегенә мөрәҗәгать юллагач, без бу үтенечне җавапсыз калдырмадык, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова. - Әлеге эштә район мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт, мәгариф бүлекләре хезмәткәрләре, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре актив катнашты.

Коронавирус белән көрәшкә күпләр шулай үз өлешен кертте. Авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре капчыклап бәрәңге, кишер, суган, шулай ук кайнатмалар, тозланган, маринадланган яшелчәләр дә китергәннәр. Хезмәткәрләрдән җыелган акчаларга он, макорон эшләнмәләре, ярмалар, консерва, чәй, үсемлек мае сатып алганнар. Халык сәламәтлеге өчен үз өлешләрен керткән студентларга хәтта бал да җибәргәннәр чирмешәнлеләр. Мордва Афонькәсе авыл җирлеге башлыгы Александр Митяев бер түшкә сарык ите биргән.

Мәрхәмәтле якташларыбызның күчтәнәчләрен Казанга итеп тапшырганнар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев