Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәнлеләр Сабан туе мәйданнарындагы хөкемдарларның гадел булуын тели

    Быел Сабан туе район үзәгендә 11 июньдә, авылларда 12 июньдә оештырыла. Якташларыбыз әлеге  бәйрәмне көтәме, аның нәрсәсен ярата, халыкның нинди тәкъдимнәре бар?  Кайбер райондашларыбызның шул хакта фикерләрен  белештек.

    Миндар Борһанов (Лашман): -И-и, Сабан туен кем яратмый инде?! Малай вакытта тай көтүе көтеп үскәнлектән, атлар чабышы күңелгә аеруча якын. Дөрес, авылдагы бәйрәмдә әлеге ярышны ерактарак үткәрәләр, малкайларны, аларның җайдакларын мәйданда гына күрәбез. Ә менә  Чирмешәндә ат чабышлары искиткеч  яхшы,  матур уза, бөтенесе күренеп тора. Халык та бит ярата узышларны, яше-карты күп җыела. Кызганыч, соңгы елларда атлар гына бераз кимеде. 
    Көрәшне карарга да яратам. Дөрес хөкем генә итсеннәр. Кайвакыт читтән килгән егет бик матур көрәшә, көндәшен әллә ничә мәртәбә  сыртына сала - юк, хөкемдарлар үзләренекен калдырмакчы булып, кунакка “ход бирмиләр”, ничек тә аны “төртү” ягын карыйлар. Әй, элек тә бар иде инде андый хәлләр.
    Пычрак, яңгырлар булу сәбәпле, соңгы елларда Лашман Сабан туен авыл эчендә, стадионда гына ясыйлар. Карт-корыга бу бик уңай, машиналар белән кырлар да тапталмый. Алай да бәйрәмнең урман буенда уза торган чорлары үзенә бер якын инде. Әмир авылы көне, Сабан туе исә районныкы дәрәҗәсенә җитә. Оештыручы Әгъләмовлар бүләкләрне кызганмый. Кичен яшьләр өчен дә, артистлар чакырып, дискотека оештыралар.
     

    Альбина Борисова (Чирмешән): -Сабан туе - бик матур бәйрәм. Тик аны элеккегечә, беренче  көнне авылларда, аннан соң район үзәгендә үткәрсеннәр иде. Шулай күнегелгән, кунакка кайткан-киткән кешегә дә ансат. 
    Мин район Сабан туеның башлану тантанасын карарга яратам. Ул ел саен кызыклырак, эчтәлеклерәк була бара. Ат чабышларына исем китми, ә менә ирем тизрәк анда йөгерә. Узышларны карарга ярата инде.
    Уеннарда үзем дә катнашканым бар, капчык киеп узыштым, балаларыбыз катыктан тәңкә эзли. Бәйрәмдә үзебезгә шулай кызык ясап йөрибез, туганнарны, дусларны, классташларны күрәбез. Кибетләр карыйбыз, дөрес, соңгы вакытта азык-төлек сатучылар күп, ә менә промышленность товарлары алып килүчеләр кими төште кебек. 
    Сабан туе шәп инде, бер елны коронавирус белән бәйле, бу бәйрәм оештырылмагач, җәй нурсыз үтте сыман.
     

    Шамил Биктаһиров (Чирмешән): -Миңа район үзәгендәге Сабан туенда атлар узышы бик ошый. Оештыра беләләр, барысы да күренеп тора. Узышчылар да күп, күрше районнардан да киләләр. Атларны төрле төркемдә - авылныкыларны, “профессионалларны” аерым чаптырулары яхшы.
    Көрәшне дә ахырына кадәр карап бетерәм. Монда теләгем бар: бер төркем халык келәм тирәсендә әйләнә ясап баса да, башкаларга тамашаны каплый. Көрәшчеләрне келәмнән бераз ераграк утыртып, мәйданга чакыртып кына чыгарсыннар иде.
    Ә болай Сабантуйлар менә дигән үтә, концертлары да яхшы. Бәйрәмне башлаулары гына ни тора! Монда бит татар гына түгел, бөтен милләт вәкилләре: чувашы, русы, мордвасы милли киемнәрдән килә, бу бик матур. Рәхмәт инде оештыручыларга да, катнашучыларга да.
     

    Васса Сипатрова (Ивашкино): 
    - Сабан туен – чувашча Акатуйны - язгы кыр эшләреннән соң безнең җирлектә дә үткәрәләр.  Ул Ивашкино белән Әккәрәй авыллары арасындагы мәйданда бик күңелле уза. Аны оештыруда, үткәрүдә күп кеше катнаша. Кунаклар кайта, авылыбыз артистлары чыгыш ясый. Көрәш, Сабан туеның башка уеннары, бәйгеләре дә оештырыла.
    Район үзәгендәге Сабан туенда “милли өйләр” көйлибез. Килүчеләрне шунда кунак итәбез, самавыр чәе, милли ризыклар, милли эчемлекләр белән  сыйлыйбыз. Бик яхшы бәйрәм бу,  халык кыр, бакча эшләреннән соң рәхәтләнеп ял итә. Алдынгылар хөрмәтләнә. Сабан туе күп халыкка ошый, мин, шәхсән, аның башлану тантанасын карарга яратам.
     

    Равилә Юнысова (Түбән Кәминкә): -Яз, җәй башы, чәчүләр беткән вакыт. Яшеллек, матур, электән килгән күркәм бәйрәм ул – Сабан туе. Чаллыдан, Самарадан, Казаннан дәшкән кунакларым кайта. Шунда очрашабыз, табын корабыз, тәмле ризыклар белән сыйланабыз.  Былтыр мин авыл Сабан туена йомыркалы бер коштабак  пирожки пешереп бардым. Һәрбер хуҗабикә анда нинди дә булса тәмле ризык әзерләп килә. Кунаклар үзләре дә буш кул белән кайтмый, сумкалары тулы күчтәнәч була. 
    Безнең җирлектә Сабан туе бер елны Түбән Кәминкәдә, икенче елны Кара Чишмәдә оештырыла. Кара Чишмәгә барсак, гел сыйланып кайтабыз инде, алар бик кунакчыл халык, шунда ук пылау пешереп, чәй кайнатып табын көйлиләр.
    Мәйдандагы уеннар үзе бер тамаша инде. Бер елны  авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиковка: “Энем, хатын-кызларны велосипедта узыштыру ярышы үткәр әле”, дигән идем. “Килегез генә, Равилә апа, оештырабыз аны”, - дип идеямне эләктереп алды. Чыннан да,  узышчылар күп җыелды. Түбән Кәминкәдән велосипедлар белән Кара Чишмәгә өчәү төштек. Мин әллә иң ахырдан килдем инде, тик барыбыр, бүләк бирделәр. Болай итү - бүләк өчен түгел, күңел өчен. Үзеңә шулай кызык ясамасаң, катнашмасаң, бәйрәм бәйрәм мени инде ул?!.
    Район Сабан туенда да бар да ошый. Анда үзебезнең авылныкылар өчен көч биреп утырабыз. Тантаналы башлам өлеше аеруча матур, күңелне әллә нишләтә. Бусы болай, монысы тегеләй дип әйтергә башыма да килгәне юк. Барысын да рәхәтләнеп карыйм.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: