Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр QR код аша тарихка күчә

“QR – тарих” республика проекты кысаларында, республикада беренчеләрдән булып район үзәгендәге Геройлар Аллеясында, һәр геройның бюстында QR код белән табличкалар беркетелде. Бу акцияне мемориаль үзәк хезмәткәрләре оештырды.

Әлеге проектның җитәкчесе, якташыбыз, Сосновка авылы кызы Ольга Дютина табличкаларны урнаштыру чарасында үзе катнашты.

-Ел ахырына кадәр республикада 200 данә шундый табличка урнаштырырга планлыйбыз, - ди Ольга. – Казанда, Питрәчтә, Яшел Үзәндә, Яңа Чишмәдә дә алардан файдалана башладылар. Максатыбыз - Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыкларын мәңгеләштерү.

Бу изге һәм файдалы эш грант акчаларына башкарыла. Ольга Дютина “Татнефть” һәм “Росмолодежь” оештырган бәйгеләрдә катнашып грантлар ота. 800 мең сумга терәкләр (стойкалар) һәм табличкалар эшләтәләр.

Әлеге табличкаларны ябыштыру бәхете Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучыларына насыйп булды. Һәм алар беренчеләрдән булып, телефоннары ярдәмендә, табличкадагы код аша тарихка күчтеләр, каһарман-геройларыбызның биографияләре белән таныштылар. Моның өчен андроидларда - Яндекс, ә айфоннарда камера аша керергә кирәк.

Студент елларында волонтер булган, өлкәннәргә булышкан, тарих белән кызыксынган якташыбыз Ольга Дютина Республика ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасында эшли башлагач та бу юнәлештә эшен туктатмый. Грант акчалары хисабына тарихи мизгелләрне саклап калырга тели. Проектның партнерлары - “Татарстан Геройлары” иҗтимагый оешмасы, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университет, ТР “Җиңү волонтерлары” оешмалары хезмәткәрләре - аның төп ярдәмчеләре.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев