Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр монополиягә каршы хезмәт вәкиленә бәяләр буенча да сорау бирделәр

Бензин бәясен кем тәртипкә сала? Дару бәяләрен кем контрольдә тота? Азык-төлеккә бәяне кем куя? Монополиягә каршы Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең реклама бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Оксана Ефимовага 1 нче Чирмешән мәктәбендә узган ачык дәрестә менә шундый сорауларга да җавап бирергә туры килде.

-Районнарга барган саен укучылар белән  очрашабыз, - ди Оксана Александровна. - Кайберәүләр Татарстанда шундый контроль-күзәтчелек органы булуын белми дә бит. Без балаларга хезмәт идарәсенең эшчәнлеге хакында сөйлибез, алар  әти-әниләренә дә бу мәгълүматны җиткерерләр дип өметләнәбез. Аннан соң, нигездә, өлкән сыйныф укучылары белән очрашабыз, һөнәр сайлаганда, безнең хезмәт турында да белсеннәр дибез.

Монополиягә каршы хезмәт белгече район хакимияте бинасында гражданнарны да кабул итте. Якташларыбыз аңа күбрәк дәүләт сатып алуларына  (закупкалар) кагылышлы, шәхси торак төзелеше өчен участок алуга бәйле сораулар бирделәр.

Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева да Оксана Александровна белән очрашты һәм халыктан сатып алынучы өчен сөт бәясенең ник түбән булу сәбәбе  белән кызыксынды.

-Бу сорауны башка районнарда да бирәләр, - ди Казан кунагы. – Безнең белгечләр  әлеге проблеманы тикшерделәр, аның буенча эш бара. Кайбер продукцияне эшкәртүчеләргә карата эшләр дә кузгатылды. Шулай да бу мәсьәләне җитәкчелеккә кабат җиткерермен.

Оксана Ефимова күпчелек сораулар буенча шунда ук җавап бирде, кайберләренә соңрак язмача җавап юллаячагын әйтте.

Форсаттан файдаланып,  без дә аның белән әңгәмә кордык.

-Сез районнарга еш чыгасыз, кабул итүләр үткәрәсез. Мондый очрашулар нинди максаттан чыгып оештырыла?

- Һәркемнең дә Казанга килү мөмкинлеге юк. Районнарга чыгуның нәтиҗәсе бар. Кешеләр безгә турыдан-туры мөрәҗәгать итә алалар,  аларга шунда ук аңлатма, җавап  бирергә тырышабыз.

-Менә шундый очрашулар вакытында күбрәк  нинди сораулар була?

-Ул сорауларны бүген сездә дә бирделәр. һаман да шул сөт сатып алу мәсьәләсе, муниципаль җирләр буенча сораулар еш бирәләр, реклама өлкәсенә кагылышлылары да була. Безгә юридик затлар гына түгел, гади кешеләр дә мөрәҗәгать итә ала, әйтик, торак-коммуналь тарифлар, күрсәтелгән хезмәт буенча, идарә итүче компания эшчәнлегеннән канәгать булмасагыз яисә реклама бирүчегә карата дәгъва булса. Мөрәҗәгатьләрне рәсми сайтта  (http://www.fasrt.ru) калдырырга була, шулай ук хатларны электрон адрес (to16@fas.gov.ru.) буенча да юлларга мөмкин.  

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев