Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр кышка әзерләнә

Ягу сезоны әле яңа гына төгәлләнде кебек, вакыт тиз уза, көзнең җиткәнен дә сизми калабыз. Шуны истә тотып, “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” хезмәткәрләре сезон тәмамлану белән яңасына әзерләнә башлаганнар.

 

-Бер бригада тузган җылылык трассасын алмаштыру эшенә кереште, - диде әлеге предприятиенең генераль директоры урынбасары Михаил Арютин. – Совет урамындагы 47нче йорт яныннан үзәк котельныйга кадәр 138 метр арада җылылык торбалары яңартыла.

Предприятие район үзәгендәге дүрт котельныйга хезмәт күрсәтә. Тикшерү сроклары җиткән газ санагычлары һәм газлылыкны хәбәр итүче сигнализаторлар (сигнализатор газованности) поверкага җибәрелгән. Үзәк котельныйда да чираттагы ремонт эшләре башланган: газ казаннары чистартыла, насослар төзәтелә, буяу эшләре дә башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев