Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр, кирәксез коралларын тапшырып, акча алганнар

Агымдагы елда якташларыбыз, район полиция бүлекчәсенә законлы рәвештә теркәлгән тугыз берәмлек корал тапшырып, һәрберсе 1500 сум акча алган.

Тугызысы да – ау мылтыклары, хуҗалары кулланмый торган коралдан шулай “котылганнар”. Сүз уңаеннан, быел законсыз сакланган, теркәлмәгән яисә табылган корал, патрон, утлы корал, шартлаучан матдәләр тапшыру фактлары булмаган.

2019 елның апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты “Корал, сугыш припаслары, коралга патроннар, шартлаткыч җайланмалар һәм шартлаткыч матдәләрнең законсыз әйләнешен кисәтү чаралары турында” карар кабул итә. Әлеге карар нигезендә теркәлмәгән яисә табылган коралны кабул итү эшләрен оештыру турында кагыйдәләр расланды.

-Элек түләү турында карарны эчке эшләр органнары кабул итсә, хәзер моны муниципаль районның хокук бозулар турында координацияләү комиссиясе хәл итә, - ди әлеге комиссиянең сәркәтибе Елена Макарова. – Законсыз сакланган яисә кирәге калмаган легаль коралны тапшыру мәсьәләсе буенча районындагы лицензия – рөхсәт итү бүлекчәсе инспекторына яисә полиция бүлекчәсенең кизү частена (тел. 2-54-39) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Законсыз сакланган яисә табылган коралны ирекле рәвештә  тапшырган өчен акчалата премия каралган. 2019 елның 1 апреленә кадәр бер берәмлек шома көпшәкле корал өчен 1000 сум түләсәләр, хәзер – 3000 сум. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, законсыз рәвештә сакланучы корал, сугыш припаслары, коралга патроннар, шартлаткыч җайланмалар һәм шартлаткыч матдәләр турындагы мәгълүматлар өчен дә, корал төренә карап, билгеләнгән сумманың 50 проценты күләмендә, акчалата бүләк каралган.

Теркәлгән коралны  ирекле рәвештә тапшырган очракта да, билгеләнгән сумманың  50 проценты күләмендә, бүләкләргә мөмкиннәр.

Акчалата бүләк алу өчен күп функцияле үзәкнең район филиалына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Районның хокук бозулар турында координацияләү комиссиясе нәтиҗәне күп функцияле үзәктән кергән документлар нигезендә ясый (белешмәләр өчен телефон 2-59-25, Макарова Е.С.).

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев