Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр Хәтер һәм кайгы көнендә митингка җыелдылар

Хәтер һәм кайгы көнендә район үзәгендәге Азатлык сугышчысы һәйкәле янында Бөек Ватан сугышы башланган бу “кара көнне” искә алдылар.

Бүген, 22 июнь көнне илебезгә фашист илбасарлары басып керүгә нәкъ 80 ел. Бу тарихыбызда иң фаҗигале даталарның берсе. Ул дәһшәтле еллар турындагы хәтер безнең ватандашлар күңелендә мәңге сакланыр. Җиңү яулаган бабаларыбыз батырлыгы киләчәк буынга үрнәк булып тора.

-Җимерелгән шәһәрләр торгызылды, ә менә яу кырында башларын салган, хәбәрсез югалган ватандашларыбызның гомерен кире кайтару мөмкин түгел, - диде митингтагы чыгышында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин. – Без ветераннарыбыз алдында баш иябез, аларның батырлыгы, ныклыгы һәм каһарманлыгы өчен рәхмәт белдерәбез.

Районыбызда сугыш җиле кагылмаган бер генә гаилә дә юк, ул барлык йортларның ишекләрен шакыган. Бөек Ватан сугышында районнан 19852 кеше катнашкан, 8534се һәлак булган. Бүген районда сугышта катнашкан өч ветеран гына исән.

Әлеге истәлекле датага битараф булмаган күп кенә якташларыбыз Мәңгелек ут түренә веноклар һәм чәчәкләр куйды. Бу көнне сугыш кырларында батырларча һәлак булган, госпитальләрдә яралардан үлгән, концлагерьларда җәфаланган, тылда көнне төнгә ялгап эшләгән барлык кешеләрне, Бөтенроссия акциясенә кушылып, көн уртасында бер минут тын калып искә алдылар. Аларга мәңгелек хәтер һәм дан!

Сүз уңаеннан. Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, район үзәгендә “Хәтер шәме” акциясе үтәчәк. Әлеге чара 19 сәгатьтә Азатлык сугышчысы һәйкәле каршындагы мәйданда башлана.

фото: автор

Чирмешәндә хәтер һәм кайгы митингы узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев