Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлегә балыкны ятьмә белән тоткан өчен җавап бирергә туры киләчәк

18 – 24 июльдә район полиция бүлекчәсенә 23 хәбәр кергән.

Полициянең участок уполномоченныйлары хокук бозулар хакында 23 административ беркетмә төзегәннәр.

Матди зыян белән, өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 62 кешенең юлда йөрү кагыйдәләрен бозуы ачыкланган.

Зур Сөлчәдә ятьмә белән балык тоткан ир-егеткә карата җинаять эше кузгатылган.

Бәркәтәдә билгесез кеше берәүнең өенә кергән. Тикшерү бара.

Кара Чишмә янында урнашкан нефтьчеләр скважинасыннан 57 тимер камытчыклар урлаганнар.

20 июльдән районда “Уңыш” исемле оператив – профилактик чара башланган, ул 15 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев