Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнгә министр Эльмира Зарипова килеп китте

Районыбызда эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булып китте.

Кунак үз ведомствосына караган оешма һәм учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты.

Әүвәл ул өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына керде, монда яшәүчеләр белән аралашты, хәлләре, яшәү шартлары белән кызыксынды, әби-бабайларга нык сәламәтлек теләде һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Өлкәннәр җылы сүзләре һәм кайгыртуы өчен, аңа рәхмәт белдерделәр.

Министр бүлмәләрне, кабинетларны да карап чыкты, йорт-интернат коллективының эшчәнлегеннән канәгать калганын әйтте. Эльмира Әмир кызы мәшгульлек үзәгенә дә керде, сорауларына җавап алды, фикер-тәкъдимнәрен белдерде.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X