Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнгә килгән Марат Әхмәтов: “Бүген безгә Ильяс җитми”

Татарча көрәш буенча Россия  һәм Татарстан чемпионы Ильяс Галимовны туган авылы Туймәттә искә алдылар.

Яман чирдән дөньядан вакытсыз киткән якташыбызның вафатына нәкъ бер ел тулган көнне, республиканың танылган көрәшчеләре аның туган авылына җыелдылар, каберенә зиярәт кылдылар. Мәрхүмнең рухына Коръән аятьләре укылды.

Ильясны искә алу, хөрмәтләү чарасында Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе урынбасары, республиканың көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов та катнашты.

-Ильястан бары матурлык һәм сафлык кына бөркелә иде, көрәштә аның һәр алымы бәхәс калдырмаслык булды, - диде мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясаган Марат Готуф улы. – 2017 елда республика батырлары бергә җыелып, байтак хатирәләрне яңарттык. Бу минем Ильяс белән соңгы очрашуым булган икән. Бүген безгә Ильяс җитми. Батыр нинди була дигән сорауны ул үз шәхесе белән раслады.

43 ел гына яшәсә дә, Ильяс тормышта якты эз калдырды. Ул дистәләрчә тапкыр район, авыл Сабан туйлары батыры, 8 мәртәбә Татарстан, 7 тапкыр Россия чемпионы, 9 мәртәбә Муса Җәлил турнирын откан егет. 2001 елда ул Россия спорт мастеры исеменә лаек була. Иң зурысы һәм авыры – дөнья чемпионатында җиңүе.

-Ильяс көрәшә дә, эшли дә, оештыра да белә торган кеше иде, - дип танылган көрәшчене искә алды район башлыгы Фердинат Дәүләтшин.

Бу көнне авыл мәдәният йорты янында машина куярга да урын юк иде. Чистай, Әлмәт, Түбән Кама, Самара шәһәрләреннән кайткан көрәшчеләр – Ильясның дуслары аны бары якты хатирәләр белән искә алдылар.

-Ильяссыз бер ел үтеп киткән. Мин аны җирләгәндә кайта алмадым, ул вакытта үзем дә больницада идем. Бүгенге искә алу чарасында катнашу насыйп булды, - ди Ильясның Әлмәттән кайткан көрәшче дусты Ришат Баев. – Мин аның белән 20 яшьләреннән үк таныш идем, буш вакытларда балыкка йөрергә дә яраттык. Без бүген монда Әлмәттән 50ләп көрәшче килдек.

Ильяс юк, дигән, хәбәрне әле бүген дә кабул итә алмыйлар Чистайда Әдип Нуруллин оештырган көрәш секциясендә бергә шөгыльләнгән дуслары.

-Күңел ышанмый, ул әле дә спорт ярышларына килеп керер төсле, - диде үзенең чыгышында ТР спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.

Бу авыр кайгыга ата-ана йөрәге ничек түзгән дә, хатыны һәм кызлары ничек чыдаган. Мәрхүмнең якыннары чараны оештыручыларга һәм якыннарын хөрмәт итеп килгән кунакларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Чараны оештыруга Рәмил Вәгыйзов, Туймәт мәктәбе, балалар бакчасы, мәдәният хезмәткәрләре, авыл җирлеге Советы коллективлары зур өлеш кертте.

Түбән Кама көрәшчеләре Чирмешәндә һәм Әлмәттә  Ильяска бюст кую һәм берәр урамны аның исеме белән атау тәкъдимен дә җиткерделәр.

 

Түймәт авылында көрәш буенча Россия һәм Татарстан чемпионын искә алдылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев