Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге йорт-интернатта юынгычлар сенсорлы булачак

Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында быел байтак кына яңа җиһазлар алганнар. Алар барысы да биредә яшәүчеләрнең тормышын мөмкин кадәр ансатлаштыру өчен кулланыла.

Бигрәк тә урын өстендә ятучыларның, аз хәрәкәтләнүчеләрнең көндәлек мәшәкатьләрен җиңеләйтү максат итеп куела. Шуңа йөз тоткан, өлкәннәрне һәм инвалидларны мөмкин кадәр уңайлы өй шартларында озаграк яшәтү өчен заманча технологияләрне үз эченә алган “Озак вакыт карау системасы” федераль программасы кысаларында быел бирегә республика бюджеты хисабына җайланмалар кайтарганнар.

-Әйтик, русча “откатной умывальник” дибез инде, бу ятып кына торган кешегә юынуны ансатлаштыра. Башны күтәртергә, я тотынып утырырга җайлы караватлар, кресло-бәдрәф, ванна утыргычы, күчмә өстәл – “подъездный стол” - аның аяклары карават астына керә, өстәл өсте авыруга якыная... Мондый җайланмалар караучыга да, ятучыга да уңай. Гомумән, бездә  яшәүче алтмыш кешенең 20гә якыны урын өстендә яки бик аз хәрәкәтләнә, - ди йорт-интернат директоры Илшат Закиров.

Илшат Барый улы әйтүенчә,  сенсорлы юынгычлар да – замана технологиясе. Әби-бабайларга юыну өчен кран ачып, ябып торасы булмый: кулны аңа якынайтасы гына, су үзе килә башлый. Мондый җиһазларны барлыгы 220 мең сумга барлык бүлмәләргә урнаштырачаклар. Бу, бердән, ансат булса, икенчедән суны да исраф итмәү, экономия.

-Көннәр яхшы ук салкынайтты. Бүлмәләрне җылытасызмы әле? – дип тә кызыксындым.

-Халык салкын, өшибез, дип зарлануга җылыту системасын кабызабыз, мичләр үзебездә, ягу сезонына бар да әзер. Биналарны җылыту өчен биш мич казаны гамәлдә.  Аларның икесе, башкалары ватылган яки сүнгән очракта эшләтеп җибәрерлек хәлдә, запас тора.

-Сездә яшәүчеләр үзебезнең район кешеләре генәме?

-Иллегә илле: 60 кешенең яртысы безнең районнан, яртысы – читтән. Әби, бабайларыбыз арасында Хабаровскидан, Ростовтан килеп яшәүчеләр дә бар. Үзебезнекеләрнең күпчелеге - район үзәге халкы.

-Тагын нинди яңалыкларыгыз бар?

-188 мең сумга яңа кер юу машинасы алдык. Ул без өйдә куллана торганнардан  чыдамлылыгы белән аерыла. Кайвакыт машинаны тәүлек буе диярлек эшләтергә туры килә, шуның өчен монда ышанычлы, нык техника кирәк, ә искесе “картайды”. Әле бу көннәрдә мунча-кер юу бинасында ишек араларын киңәйтәбез, 70 сантиметрдан 90 сантиметр итеп, бу коляскада йөрүчеләргә иркен булсын өчен шулай эшләнә. Анда яңа ишекләр, тоткалар куела, начар күрүчеләр өчен идәнгә сары төстәге контраст полосалар сызыла, тактиль плитәләр түшәлә. Складларда урнаштырылган тимер яңа ишекләр - янгын куркынычсызлыгы таләбе. Анда утка чыдам, махсус эчләнгән шундый ишекләр булырга тиеш, - ди Илшат Закиров.

фото: Илшат Закиров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев