Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәндәге йорт-интернатта яшәүче ветеран квартирасыз калган

    Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына барган саен коляскада утыручы олы яшьтәге бер ханымга гел игътибар итәм. Аның аяклары да, кулларында бармаклары да юк. Ләкин ул апаның шулкадәр актив, сүзчән, шат күңелле булуы әллә каян күзгә ташлана, ул тирә-юньдәгеләргә дә үзенең яхшы кәефен йоктыра диярсең.

    Галина Хуртинаны безнең йорт-интернатка 13 ел элек Казаннан юнәлдерәләр. Шул гомер эчендә  Чирмешәнгә бик ияләшкән, “Кая алып барсалар да, тизрәк монда кайтасым килә”, - ди ул.

    Галина Юрьевна Казанда туып үскән, хастаханәләрдә санитарка, аннан соң урам себерүче булып эшләгән. Кияүгә чыгып, өч малай тудырган. Ире авырып,үлеп китә.  Тормыш бит, төрле хәлләр була. 2004  нче елны Галина аяк-кулларын туңдыра, табиблар аның гомерен саклап калу өчен, ике аягын һәм кул бармакларын кисәләр. Авыр сынаулар моның белән генә бетми.

    Улы, хастаханәгә килеп, әнисеннән өч бүлмәле фатирдан баш тартуы турында кәгазьләргә кул куйдыра.

    -Минем квартира  дүртенче катта иде. Улларым беренче катта бер бүлмәле квартира алып бирерләр дип өметләндем, тик алай  килеп чыкмады, - ди Галина Хуртина.- Йорт-интернатка китүем турында да беркемгә дә әйтмәдем, бу хакта балалар да белмичә калдылар.

    Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында чирмешәнлеләр генә түгел,  башка төбәкләрдән килүчеләр дә бар. Һәммәсенең үз язмышы. Кемдер картайган көнендә ялгыз калган, ә башкасына туганнары, балалары арасында урын табылмаган.

    Шулай да әни-әти кеше баласын гаепләми, һаман да аларның гамәлләрен акларга тырыша.

    Галина Юрьевнаның инде оныклары бар, ләкин әбиләренең аларны күргәне генә юк. Ул уллары белән аралашмый икән. Алар да әниләренең хәле белән кызыксынмыйлар.

    Узган елны Галина Хуртинага операция ясаганнар.

    -Исән калырмын дип уйламаган идем, - ди әңгәмәдәшем. – Күзләремне ачкач, шаккаттым. Яшем бар инде, 67 тулды. Шулай да яшисе килә бит. Дөньялар бигрәк матур. Мин үземә гел берәр шөгыль, эш табарга тырышам. Тәртип, чисталык яратам. Вак-төяк керләремне дә үзем юып куям, йорт-интернаттагы түгәрәкләргә дә йөрим, хәтта бармакларым булмаса да, рәсем ясарга яратам, төрле  чараларда да катнашам.

    -Шулай да, кәефсез көннәр буладыр бит?-дим Галина Юрьевнага.

    -Була, ләкин ул уза бит. Ходай гомер биргән икән, һәр көннең кадерен белеп яшәргә кирәк.

    Автор фотосы

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: