Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге йорт-интернатта яңа гаилә барлыкка килде

Валерий Денисов белән Раиса Матросова, бөтен шартын туры китереп, балдаклар алмашып, никахларын рәсмиләштерделәр.

1949 нчы елгы Валерий Денисов йорт – интернатка  3 ел элек килеп урнашкан, ул Яңа Чишмәдән. Югары Кармалкада гомер иткән Раиса Трофимовна да монда 2016 нчы елдан бирле яши. Май аенда аңа 80 яшь тулачак.

Бүген инде алар аерым бүлмәдә, ир белән хатын  булып яшиләр.

Районның ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Гөлназ Закирова һәм Наталья Карпова өлкәннәр йортына үзләре килеп, тантаналы шартларда бу парның никахларын теркәделәр, гаилә документын тапшырдылар.

“Яшь” парларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова да тәбрикләде, район җитәкчелеге исеменнән бүләк тапшырды.

-Безнең йорт-интернатта бишенче никах теркәлде, - ди әлеге учреждение директоры Илшат Закиров. - Кызганыч, парлары үлү сәбәпле, элек кавышкан гаиләләр калмады инде. Шуңа күрә бүгенге никах – көтеп алынган тантана.

Сүз уңаеннан, бүген йорт – интернатта 62 кеше гомер кичерә. Быел июнь аенда безнең районда  әлеге учреждение ачылуга 20 ел була.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев