Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге яңа микрорайонда 155 йорт булачак

Чирмешәннән төньякта, әйләнгеч юл тирәсендә яңа поселок үсеп килә. Төньяк әлеге микрорайонда инде 82 йорт бастырылган да.

Район үзәгенең бу өлешендә йортлар саны 155 булачак. Ягъни тулы бер бистә.

-Биредә шәхси торак төзелешенә шулкадәр участок бүленде, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. – Җәлил, Тукай, Такташ  урамнарында дистәләп йортка күченеп яши дә башладылар.

Төньяк микрорайонда коммуникацияләр дә сузылган: газ, су, электр, юллар да бар.

-Күченүебезгә 2 ел, - ди дүрт бала әнисе Ольга Прокопьева. –Үз куышың булу яхшы инде, мунча, абзар, бакча янәшәбездә. Төзелешне нигездә үз көчебез белән җиңдердек. Чыгымнар зур, шуңа күрә кредит, субсидия дә алдык, ана капиталы да бик ярады. Йорт каршында койма бастырып, капка куйсак, безнең төзелеш мәшәкатьләре бетә дип була. 

Прокопьевлар  бик матур йорт өлгерткәннәр, бакчаларында дистәләп җимеш  куаклары тамыр җибәргән. Байтак  урында бәрәңге, суган үстерәләр. Билгеле, аллы-гөлле чәчәкләргә дә урын тапканнар.

-Ике балабыз-игезәкләр “Каенкай” бакчасына йөриләр. Машина булу яхшы, аны йөртергә таныклыгым да бар, - ди Ольга. – Чирмешәнгә җәяү генә йөри торган түгел. Безнең тирәдә юл ясамаулары гына начар. Башка урамнарда таш җәелгән, алар инде асфальт юл сорыйлар, безгә ташлысы да ярар иде.

Кәҗә, тавыклар да асраучы Прокопьевлар, күренеп тора, монда үрнәк гаиләләрнең берсе.

Алар күршесендәге Рамил Сафиннарга өй туена ерак әле. Дөрес, инде түбә астындагы өйләренең эчке эшләренә керешкәннәр, бүген түбә такта ясыйлар.

Яшь гаиләгә әти-әниләр, туган-тумача да нык булышалар икән. Сафиннар да төзелешкә кредит алганнар.

Полициядә хезмәт куючы Рамил үзе дә тимер, агач эшеннән чирканып тормый.

Алла ярдәм бирсен, поселоктагы әле нигезләре генә ясалган дистәләп  йортны төзеп бетергәнче байтак тир түгәсе. Бүген бит төзелеш материаллары да юнь түгел. Тирә-юньне  төзекләндерүгә  дә дистә меңнәр кирәк. Кайберәүләр нигезләре  янындагы җирне эшкәртеп бәрәңге үстерәләр, кайберәүләрнең участоклары чүп үләннәре эчендә калган. Төзелеш белән мәшгульләр дистәләп. Тәмен белеп, үзләре теләгәнчә матур, уңайлы, иркен итеп төзиләр. Әнә Минхановлар йортын гына күр: бик зәвыклы, бик шикарный кирпеч йортлары. Андый Чирмешәндә  тагын бар микән?! Яшьләр шул, эзлиләр, табалар, беләләр, иренмиләр.

Төньяк бу микрорайонда берәр кечрәк кенә кибет булса да кирәк, диләр. Проблемалар яши-яши  туа инде, кышын көньяктан урамнарга кар тутыра икән, шуңа күрә посадка утыртырга туры киләчәк. Чисталык, чисталау ягыннан шикаятьләр булгалый. Җәйге кызу көннәрдә су басымы килми. Болары инде - вакытлыча кыенлыклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев