Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге паркларны саклый белмибез

Бүген өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы парк-скверны элеккеге кебек матур да, төзек тә дип булмый: балалар өчен ясаган уенчыкларны ватканнар, сына торганнарын сындырганнар. Чүп-чарның да ниндие генә юк.

Бу парк чирмешәнлеләрнең яратып ял итә торган урынына әверелгән иде. Монда берәүләр тренажерларда шөгыльләнергә, икенчеләре балаларны  уйнарга алып килә. Яшьләр дә кичләрен биредә жыелышып кич утыралар. Әлеге паркны ясау өчен  берничә миллион сумлык эш башкарылган иде  һәм монда бик күп чирмешәнлеләр хезмәт куйды.

Рәмиль Ибраһимов фотосы

Ә хәзер парк көне белән ташландык бер урынны хәтерләтә. Бу хакта социаль челтәрләрдә дә яздылар, фотоларын урнаштырдылар. Комментарийлардан күренеп тора - халык бу мәсьәләгә карата битараф түгел, җирле вәхшиләрне гаеплиләр, кемдер - балаларны, икенчеләр ата-аналарны тирги.

Дөресен әйткәндә, безнең район үзәгенең башка җәмәгать урыннарында да шундыйрак хәл күзәтелә. Әйтик, күл буендагы балалар мәйданчыклары да, Амур ягындагысы да ремонт таләп итә.  Кемдер: “Көз җитте бит, хәзер инде анда йөрүче булмас”,- дип әйтер. Вакыт узуын сизми дә калабыз, хәзер икенче җәй килеп җитәчәк тә,  шул ук проблема барлыкка киләчәк. Бәлки  аны  бүген хәл итү кирәктер.

Фото Рамиля Ибрагимова

Чирмешән авыл җирлеге Советыннан белешүебезчә, район үзәгендәге парклар, уен мәйданчыклары авыл җирлеге балансында тора. Ремонт эшләре алар исәбенә башкарылырга тиеш, ләкин, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты карары нигезендә, ял итү урыннары мәгариф учреждениеләренә беркетелгән.

-Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт - интернаты каршындагы парк- сквер территориясен Чирмешән лицее укучылары карап, чистартып торалар, 1 нче Чирмешән мәктәбенә Мәңгелек ут һәм күл тирәсе территорияләре беркетелгән, кадетлар - Геройлар  һәм Хезмәт даны аллеяларын, 2 нче Чирмешән мәктәбе Яшьләр мәйданчыгы өчен җаваплы, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флера Рәхимҗанова. – Алар үз участокларында даими рәвештә өмәләр үткәрәләр.

Сүз уңаенан, бу көннәрдә мәктәпләрдә узучы линейкаларда да бу  хакта сөйлиләр, укучыларны тәртипле булырга өндиләр.

-Безнең эшчеләр берничә ел дәвамында парк территориясен җыештырып тордылар, ләкин соңгы вакытта андый мөмкинлегебез юк, үзебезнең эшебез күп, - ди өлкәннәр һәм инвалидлар йорт- интернаты директоры Илшат Закиров, аның фикере белән кызыксынгач. – Монда кайсы: “камералар куярга”, кемдәр: “халык дружинасы тәртип сакларга тиеш”,- диләр. Анысы да артык булмас, ләкин, беренче чиратта, бу паркта тәртип булсын дисәк, җаваплы кеше билгеләргә һәм аңа хезмәт хакы түләргә кирәк. Үзсалым акчасының бер өлешен шуңа тотсалар, чирмешәнлеләр каршы булмас, дип уйлыйм. Ә ватучыларга килгәндә, күрше районнар балалары, яшьләре  йөрми монда, үзебезнекеләр җимерә.

Социаль челтәрләрдә берәү: “Әйткәнне аңламаган яшьләрне җаваплылыкка тартырга кирәк”,- дип яза. Закон буенча, нинди очракларда кеше вандаллык, читләр милкенә зыян китергән өчен закон каршында җавап бирә соң?

-Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты паркы каршындагы милеккә зыян салынуы турында полиция бүлекчәсенә хәбәр керде, - ди балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор Чулпан Мөбарәкшина. – Хәзер тикшерү бара. Гаеплеләрне ачыклаган очракта, җәза нинди яшьтә булуына карап биреләчәк. 14 яшь тулмаган булса, баланы полиция бүлекчәсендә исәпкә алалар, әти-әнисенә китерелгән зыянны капларга һәм штраф та түләргә туры киләчәк, 14 яшьтән олыраклар, паспорт алган Россия гражданиннары,  бу гамәлләре өчен закон каршында ниндидер дәрәҗәдә үзләре җавап бирәчәкләр һәм аларны да исәпкә алачаклар.

Сүз уңаеннан,  соңгы көннәрдә өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы паркны чистартканнар, тәртипкә китергәннәр. Озаккамы икән?!

Фото: социаль челтәрләр, автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев