Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге музейда Әхсән Фәтхетдинов эшләре күбәйгән

Туган як тарихы музеенда якташыбыз, күренекле рәссам Әхсән Фәтхетдиновның “Ияләр” циклы эшләреннән ясалган экспозиция яңа экспонатлар хисабына тулыланган.

Якташыбызның “Ат” һәм “Тоткынлыкта яткан сүзләр” исемле эшләрен монда Гакилә Нуретдинова бүләк иткән.

-Газетадан туган як тарихы музеенда Әхсән Фәтхетдинов эшләреннән экспозиция ачылуы хакында укыгач, аның үземдә булган хезмәтләрен бирегә китерергә булдым, - ди Гакилә Габдрәхим кызы. – Укучылар белән әлеге эшләр турында чыгышлар ясап бәйгеләрдә дә катнаштык. Хәзер алар музейда саклансын.

Ә “Уйчан шүрәле” исемле экспонатны Гөлүсә Закирова алып килгән. Әлеге эшне автор, ул чагында исән-сау сынчы, скулҗптор, икетуган энесе Кәүсәр Хәмитовка 60 яшьлек юбилеена үзе бүләк иткән булган.

-Мин аның бабайларның йортында торганын яхшы хәтерлим, - ди Кәүсәр Хабулла улының оныгы Ленар Вәлиуллин. – Минемчә, әлеге үзенчәлекле эш музейда сакланса, аның белән күпләр  таныша алыр.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев