Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге музейда 3000нән күбрәк экспонат бар

Туган як тарихы музее фонды үткән ел тагын 500дән артык экспонатка арткан. Хәзер анда төп фондта – 2061, фәнни-ярдәмлек фондта 1005 экспонат бар.

-Музей фондын яңартырга якташлар актив булыша. Әйтик, Лашманнан Салават Хәйруллин безнең белән даими элемтәдә тора, - ди фондның баш саклаучысы-хранителе Алсу Васильева. - Ул төрле төзелеш эшләре вакытында табылган тәңкәләр, значоклар, борынгы замандагы балтаның бер кисәген, дага, ачкычлар, тимер кыңгырау һәм башка шуның ише әйберләр китерде. Болар әле белгечләр тарафыннан тикшерелмәгән, шулай да бик кызыклы экспонатлар.

Әле күптән түгел генә Әнвәр Йосыпов китергән борынгы хайван сөякләре һәм уртлары да музейга килүчеләрдә кызыксыну уятырлык экспонат. Алар Ык елгасыннан табылган. Якташыбызның музейга бу беренче генә бүләге түгел.

2017 елда район территориясендә Альберт Борһанов җитәкчелегендәге галимнәр төркеме фәнни-эзләнү эшләре уздырды. Алар тарихи-археологик эзләнүләр вакытында Иске Котыш, Түбән Чегодай, Казанка, Ульяновка, Лашман, Кармыш авылларында һәм Сотников хуторында бик борынгы 30лап археологик һәйкәлләрнең эзләрен һәм калдыкларын тапканнар, Бәркәтә, Кармыш, Лашман, Иске Үтәмеш авылларындагы зиратларда булып эпиграфик объектларны өйрәнгәннәр. Археологик материаллар фәнни өйрәнүләрдән соң, акт нигезендә, туган як тарихы музеена тапшырылган.

Үткән ел Ульяновка мәктәбе бүләк иткән 43 экспонат - төрле хайваннар, кошлар карачкы-чучелолары музей өчен бәхәсез бүләк булган.

Менә шул кызыклы экспонатларны күрү өчен көн саен музейга 18-22 кеше килә, бу сан ел дәвамында 4000нән дә артып китә.

-Безгә мәктәп укучылары экскурсияләргә еш килә. Читтән кайткан якташларыбыз да экспонатларны бирелеп карый, - ди Алсу Азат кызы. - Кайберәүләр бирегә кат-кат килә һәм төрледән-төрле кызыклы нәрсәләр табалар.

Фото: архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән музей

2
X