Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге мемориаль үзәк яңа урында “өй туе” үткәрде

Әлеге истәлекле чарада кунаклар: Казаннан мәдәният министры урынбасары Юлия Әдгәмова, “Татаркино” җитәкчесе Миләүшә Айтуганова, Сарман, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск шәһәрләренең мәдәният бүлеге һәм киноучреждение җитәкчеләре дә катнаштылар.

-Мемориаль үзәк чирмешәнлеләр өчен изге урын. Бу уникаль бина, биредә меңләгән экспонат саклана, аның һәрберсе бәясез,  - диде үз чыгышында тантанада катнашкан район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин.

Әлеге үзәк 1980 нчы елны ачылган һәм ул әүвәл “Революцион һәм сугышчан дан” музее дип йөртелгән. Музейны төзү инициаторы - район тарихын өйрәнүче, бик күп китаплар авторы Николай Фролов.

З9 ел дәвамында биредә 2500 экспонат тупланган, шуларның 600 гә якыны төп фондта сакланучы оригинал хәлендәге, 2000 гә якыны – төрле документларның, хатларның, фото һәм рәсемнәрнең күчермәләре.

Мемориаль үзәк директоры Валентина Захарова әйтүенчә, музей шул ук, бинаның икенче канатындагы янкормасына, элеккеге тамаша залына гына күченгән, яңа урында да үз “йөзен” саклап калырга тырышкан. Биредә экспонатлар иркен, якты өч: Революцион һәм сугышчан дан, Бөек Ватан сугышы һәм Тантана залларында урнаштырылган.

Яңа бинада, зур булмаса да, утырышлар залы өчен дә  урын тапканнар.

-Узган елны мемориаль үзәктә 5100 кеше булды, шуларның яртысы диярлек - экскурсиягә килүче укучылар, - ди Валентина Витальевна. – Без мәктәп коллективлары белән тыгыз элемтәдә эшлибез, укучылар өчен төрле тәрбияви патриотик чаралар үткәрәбез.  Балалар документлар, фоторәсемнәр белән кызыксынып танышалар.

Үзәк директоры район җитәкчелегенә, капиталь ремонт башкарган  төзүчеләргә, үз коллективы  хезмәткәрләренә һәм балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Фәйзелхак Вилдановка  да рәхмәтен җиткерде.

-Мин мемориаль үзәктә еш булам, - ди Чирмешәндә яшәүче 78 яшьлек Мария Уздяева.– Үзәк хезмәткәрләре оештыручы  чараларга еш киләм. Яңа урынга күнегергә кирәктер инде, барысы да матур, зәвык белән ясалган. Менә шул һәлак булучылар исемлеге генә ваграк кебек, фамилияләрне табарга авыр. Элеккеге бинада алар эре шрифт белән язылган иде.

Шул ук көнне район мәдәният йортында, алда атап узган кунаклар катнашында, Татарстан Республикасында кино индустриясенә багышланган “түгәрәк өстәл”дә узды.

-Мин Чирмешән районының үсешен гел күзәтеп барам. Бүген  берничә авылда булдык. Һәрберсендә заманча мәдәният йортларын күрдек. Район үзәгендәге Яшьләр ял итү үзәгенә дә кереп чыктык. Биналарда эшләү өчен барлык шартлар да бар. Әмма иң мөһиме - аларда үз эшләрен яратып башкаручы, күзләре янып торучы  кешеләр булуы. Минем юлга чыкканда кәефем юк иде. Килеп, чирмешәнлеләр белән аралашкач, аруларым да онытылды, - диде Миләүшә Айтуганова, Чирмешәндә алган тәэсирләре турында сорагач.

автор фотолары 

Чирмешәндә мемориаль үзәк ачтылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев