Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты биналарында зур ремонт бара

Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты биналарында капиталь ремонт кузгатканнар. Биредә 4 миллион ярым сумга төзекләндерү эшләре башкарылырга тиеш.

Әлеге йорт-интернат директоры Илшат Закиров әйтүенчә, шушы зур ремонт кысаларында мондагы ике бинада, хезмәткәрләр кабинетлары, медицина һәм азыктөлек блоклары, ашханә, ял итү зонасы кичүе, складлар төзекләндерелә.

-Ремонт бик вакытлы, аеруча стеналар нык таушалган иде. Эш барышында түшәмнәр дә, җылыту системасы, электрүткәргечләр, янгын куркынычсызлыгы сигнализациясе яңартылачак. Бу эшләр республика бюджеты хисабына башкарыла. Июльдә башланган капиталь ремонт ел азагында төгәлләнергә тиеш, биредә яшәүчеләр һәм эшләүчеләр өчен шартлар яхшырачак, - ди Илшат Барый улы.

 

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев