Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге “Ландыш” балалар бакчасын ремонтка яптылар

Чирмешәннең “Ландыш” балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе иртәрәк узды, сәбәбе капиталь ремонт эшләре башлану белән бәйле.

Әлеге балалар бакчасында тәрбияләнгән, киләсе уку елында 1 сыйныфка баручы 20 сабый бакча белән хушлашкан. Әлегә бакчага төзүчеләр “хуҗа”.

-Бакчабызга 79 бала йөри иде. Өйдә торырга мөмкинлеге булмаган барлык сабыйларны район үзәгендәге башка балалар бакчаларына кабул иттеләр, - ди бакча мөдире Гөлфия Ибәтова. - Бар да планлаганча барып чыкса, 1 сентябрьдән балаларны кабат үзебездә көтәбез.

Капиталь ремонтка 16 миллион 643 мең сум акча каралган. Ярты елда бинаны тулысынча ремонтларга җыеналар. Түбәне яңа профнастил белән ябачаклар, ишек, тәрәзәләр алмаштырылачак, җылылык, электр үткәргечләре, су, канализация челтәрләре, түшәм, идән, стеналар да яңа төс алачак.

Мондагы эшләргә 16 миллион 643 мең сум акча тотылачак.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X