Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге “Кояшлы” ял һәм сәламәтлек лагере 10 июньдә ачыла

“Кояшлы” ял һәм сәламәтлек лагере бәләкәй хуҗаларын кабул итәргә әзер дисәк тә була.

-Лагерьнең корпусларында буяу эшләре башкарылды, бүлмәләр юылды, - ди район яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Гөлнара Вазанова. – Хәзерге вакытта ашханәдә ремонт бара. Бирегә яңа электр җиһазлары, мебель, савыт-саба алыначак. Яңа спорт җиһазлары кайтару һәм ял залын яңарту да күздә тотыла. Дүрт сменага да эшчеләр тупланган.

“Кояшлы”да барлыгы 160 баланы ял иттерү күздә тотыла. Лагерьнең беренче сменасы 10 июньдә башлана, 45 бала 30 июньгә кадәр ял итәчәк. Икенче сменада, 4 июльдән 24 июльгә кадәр, шулай ук 45 укучы көннәрен саф һавада уздырачак. Өченче профиль сменада, 28 июльдән 14 августка кадәр 45 спортчы яшүсмер өчен ял оештырылачак. Соңгы сменада 19 августтан, бер атна дәвамында, 25 укучы көннәрен файдалы итеп уздыра алачак.

“Кояшлы”да ял итәргә теләүче балаларның әти-әниләре район яшьләр эшләре бүлегенә гариза тапшыра ала, 2-29-99 номеры буенча да мәгълүмат алырга мөмкин. Райондагы, урман кочагында урнашкан лагерьдә ял итәргә теләүчеләр аз түгел, икенче сменага урыннар беткән дә.

4 июньнән 24 июньгә кадәр 13 мәктәп яны лагерендә (Әккәрәй, Ивашкино, Ульяновка, Туймәт, Иске Кади, Түбән Кәминкә, Югары Кәминкә, Бәркәтә, Күтәмә, Кармыш, Иске Үтәмеш, беренче һәм икенче санлы Чирмешән мәктәпләрендә) 7 яшьтән 17 яшькәчә 485 укучы ял итәчәк. Шуларның икесендә – Әккәрәй һәм Ульяновка мәктәпләре базаларында хезмәт һәм ял лагере оештырыла. Биредә 45 бала ялларын эш белән чиратлаштырачак. Лагерьдә ял итүчеләрне өч тапкыр ашату каралган.

фото: Кадыйр Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев