Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге каты көнкүреш калдыклары полигонына көн саен уртача 180 тонна чүп-чар китерәләр

Тиздән район үзәгендә чүп-чарны аерым җыю системасын гамәлгә кертәчәкләр. Дөресрәге, ул бар инде, сәүдә нокталарында батарейкалар өчен аерым савытлар куелган, Чирмешән урамнарында пластик шешәләр өчен дә аерым контейнерлар бар.

Гомумән, чүп җыю беренче карашка гына гади эш кебек, ләкин аның да бик күп нечкәлекләре бар икән. Бу турыда районда чүп җыю белән шөгыльләнүче “Эко Сервис” компанияләр төркеменең Чирмешән филиалы җитәкчесе Радик Әхмәтов яхшы белә.

-Радик Әсхәтович, чүп җыю бүген районның барлык авылларында да оештырылганмы?

-Безнең машиналар атна саен район башлыгы һәм авыл җирлекләре башлыклары раслаган график нигезендә 39 торак пункттан капчыкларга тутырган чүп-чарны җыеп чыгалар. Кайбер зуррак авылларга атнага ике тапкыр да барырга туры килә. 13 меңгә якын кешегә хезмәт күрсәтәбез. Чирмешәндә чүп җыю системасын үзгәртергә булдык, монда евроконтейнерлар урнаштыра башладык. Төньяк урамнарда халык чүпне савытларга сала башлады инде, тиздән контейнерлар башка урамнарда дакуелачак. Гомумән, район үзәгендә 200 данәдән күбрәк контейнер урнаштыру күздә тотыла. Чүпне капчыкларда җыю күп вакытны ала. Аннан аларны кошлар, этләр-мәчеләр дә тишкәләп туздыра. Евроконтейнерларның өсте ябыла, чүп очмый. Киләчәктә район үзәгендә, ә аннары бәлки авылларда да чүпне аерып җыюны оештырмакчыбыз, кәгазь, пыяла банкалар, пласмасс өчен аеры-аерым контейнерлар кую күздә тотыла.

-Безнең халык моңа әзер дип уйлысызмы?

-Чирмешәндә берничә урында батарейкалар өчен махсус бокслар куйган идек. Аларны атна саен бушатып торабыз. Сүз уңаеннан, бер батарея, дүрт квадрат метр җирне зарарлый. Искергән люминисцент лампалар, терекөмеш термометрлары өчен дә аерым контейнерлар урнаштырырга планлаштырабыз. Алар да әйләнә-тирәгә зур зыян китерә, халык хәзер моны яхшы аңлый. Чирмешәнлеләрнең кәгазь калдыклары һәм пластик шешә җыю буенча да яхшы тәҗрибәсе бар, мәктәп укучылары макулатура тапшырып, яхшы гына акча эшлиләр. Халык та хәзер контейнерларга теләсә нәрсә ташламый, чүпне чүп пакетларына җыеп салырга күнегеп килә. Якташларыбыз эшебезне күрә, без үз бурычыбызны үтибез, чүп җыюга карата әлегә кадәр җитди дәгъва белдергәннәре булмады. Чүп-чарны чыгару өчен бурычлылар да юк диярлек. Бар, билгеле, проблемалар да, аларны үз көчебез белән хәл итәргә тырышабыз. Әйтик, кайбер авылларга яз-көз яисә кышкы бураннардан соң машиналар керә алмый. Аннан соң шундый мәсьәлә белән мөрәҗәгать итүчеләр булды: бер йортта берничә кеше пропискада тора, ә чынбарлыкта алар монда яшәми, я студент, я читтә эшли, шундый вакытта авыл җирлеге Советыннан белешмә китерү сорала. Башка сораулар булсамин авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек район идарәсе бинасының беренче катында көн саен булам, шунда да килергә мөмкин.

-Калдыкларны аерым җыю, икенчел чимал турында сүз башлагач, шул хакта да әйтәсе килә, бүген район үзәгендәге каты көнкүреш калдыклары полигонына чүп аерылмаган килеш китерелә?

-Көн саен полигонга 180 тоннага якын чүп-чар кертелә. Аларны сортларга аеру линиясе көнозын эшли. Аңа ремонт үткәрдек, электр линиясен яңарттык. Хезмәткәрләребез чүпне кул белән сортларга: кәгазьгә, пыялага, пластмаска аералар. Прессланган калдыкларга хәзер сорау бар, килеп тә алалар, илтеп тә тапшырабыз.

-Әле бит авылда көнкүреш калдыкларыннан тыш, эре габаритлы чүп-чар да байтак җыела, әйтик, төзелеш калдыклары, кисеп ташланган агач-куак ботаклары. Аларны бит башка чүп белән алып китмиләр. Яндырырга да ярамый, ә кая куярга?

-Эре чүп-чарны җыю буенча да бүген бернинди проблема юк. Аның өчен заявка гына бирергә кирәк. Бункерны кая кирәк, шунда китереп куябыз. Әмма бу хезмәт түләүле. Заявка бирү өчен 8-9393-33-42-08 яисә 8-905-025-68-25 номерлары буенча шалтырата аласыз.

Радик Әсхәт улы киләчәккә планнары белән дә уртаклашты, чүп- чарны яңадан эшкәртү кирәклеге турында әйтте.

Чүп- чарга кагылышлы башка имеш-мимешләр дә йөри. Киләсе елда чүп чыгару белән районда башка оешма шөгыльләнә башлый, чүп- чарны Әлмәткә кадәр ташыйячаклар, бездәге полигонны япмакчы булалар икән, диләр. Димәк, әлеге төр хезмәт өчен дә түләүләр күпкә артырга мөмкин. Безнең район территориясендә чүп яндыру заводы төзү планы бар диюләре дә хак бугай.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев