Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге Геройлар Аллеясында Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан митинг булды

Бөек Ватан сугышы башлануга 77 ел тулу уңаеннан район үзәгендә, Геройлар Аллеясында кайгы митингы узды. Бу чарага йөзләгән кеше җыелды.

27 миллион ватандашыбыз башын салган бу сугышны, әтиләребезнең, бабаларыбызның батырлыгын онытмыйбыз, аларны еш искә алабыз. Онытырга хакыбыз юк.

– Бөек Ватан сугышында һәлак булган, хәбәрсез югалган миллионлаган сугышчының әле бүген дә каберләре билгеле түгел, аларның каберләрен әле дә ачыклап торалар, - ди район ветераннар Советы рәисе Габделбарый Галиев. - Мәсәлән, хәбәрсез югалган бер якташыбызның кабере кайда икәнлеге әле май аенда гына мәгълүм булды. Түбән Кәминкә авылыннан Минзакир Мостафинның Днепрны кичкәндә, 1943 елда һәлак булуы һәм Украинада җирләнүе турында хәбәр килде.

Бик күп югалтулар алып килгән сугышта гомерләре өзелгән, хәбәрсез югалган һәм тыныч тормышта вафат булган ветераннарыбызны митингта бер минут тын калып искә алдык.

Районнан Бөек Ватан сугышына 19852 кеше китә, шуларның 8534се яу кырында башларын сала, хәбәрсез югала. Ветераннарыбызның исән калганнары да инде унау гына.

Хәтер һәм кайгы митингында район үзәге оешмалары хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, дин әһелләре дә катнашты. Яшь буын бу көнне һәм шулай ук Җиңү көнен онытырга тиеш түгел. Бүгенге чарада чыгыш ясаучылар барысы да шуңа өндәде.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешәндә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алдылар (ФОТОРЕПОРТАЖ) 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X