Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә үзгәртеп корылган автовокзал бинасында - кибеттә пассажирлар өчен көтү залы да бар

Район автовокзалы бинасын кибет итеп үзгәрткәннәр дип ишеттем. Анда-монда барырга булса, хәзер автобусларга кайдан утырып китәргә икән, гомумән, шәһәрләргә автобуслар йөриме?

Наилә апагыз.

Әлеге сорауга “Чирмешән автотранспорт предприятиесе” директоры Рөстәм Гатин болай дип җавап бирде:

-Автобуслар хәзер дә шуннан китә. Үзгәртеп корылган бинаның - кибетнең уң ягында билетлар сату кассасы урнашкан һәм пассажирлар өчен җылы көтү залы бар. Автобуслар  һәр көнне иртәнге 5тә – Казанга; һәр көнне көндезге икенче яртыда һәм җомга, шимбә, якшәмбе, дүшәмбе көннәрне иртәнге сәгать 7дә Яр Чаллыга (Түбән Кама аша);  җомга, шимбә, якшәмбе көнне  Бөгелмәгә (Лениногорск аша) китәләр.  

 

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев