Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә юбилей карагайлары үсәчәк

Чирмешәннең көнчыгышында, ягулык салу станциясе артындагы территориядә киләчәктә 2 меңләп төп карагай агачлары үсәчәк. Аларның үсентеләрен ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан утырттылар.

Бүген ярты гектар мәйданда  утыртылган өч яшьлек агач үсентеләре үсеп китеп, киләчәктә район Сабан туйларына килүчеләрне дә сәламләрләр әле. “Сабантуй” чишмәсе янында, юл аша,  Миләшле урамы очындагы калкулык битендә тамыр җибәрәчәк үсентеләр бер ун елдан кеше биеклек булачак икән.

- Карагай ул - чыршы, наратка охшаш, язын бик матур итеп ачык яшел төстә энәләрен җибәрә, тик кышын аларны коя. Шуңа, бу парк кышын да яшел булып күренсен өчен, территорияне чыршы агачлары белән өстәмә тулыландырачакбыз, - ди “Чирмешән урманчылыгы” җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин.

Истәлекле чарада район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да катнашып, үзе дә паркта үсентеләр утыртты һәм әлеге игелекле гамәлләре өчен урманчыларга рәхмәтен  җиткерде.

Чирмешәндә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан агачлар утырттылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Фото: автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X