Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә йорт-интернатта акча түләп тә торалар

Районның өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында 62 кеше гомер кичерә, шуларның икесе биредә түләүле нигездә тәрбияләнә, андыйлар өчен тагын ике урын бар. Йорт-интернатта 29 кеше эшли.

2018 елда монда яшәгән 8 өлкән кеше бакыйлыкка күчкән, ике  кеше яңадан үз нигезенә кайтып киткән. Ел дәвамында кеше ярдәменә мохтаҗ 14 әби-бабай  урнашкан.

Бездәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында Россиянең төрле почмакларыннан килгән кешеләр яши. Әле быел гына, тумышы белән Ерак Көнчыгыштан булган бер бабайны алып кайтканнар.

Йорт-интернатта гомер итүче иң өлкән кеше – Нина Павловага  үткән ел 90 яшь тулган. Тумышы белән Иске Сережкино авылыннан ул. Нина Николаевна биредә сигезенче ел яши.  Шешминка авылыннан килгән Оксана Минсафина биредә өченче ел гомер итә, аңа әле 33 яшь кенә.

-2018 елда  икенче корпуста капиталь ремонт уздырдык. Монда ике миллион 500 мең сумлык эш башкарылды, - ди өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты директоры Илшат Закиров. -  Төзүчеләр кулы  тәрәзәләргә һәм җылылык үткәргечләренә генә кагылмады, чөнки алар яхшы хәлдә.  Осталар 4-5 айда, көннәр җылы вакытта, бүлмәләрне өр-яңа кебек иттеләр. Ремонттан соң бөтен җиһазларны яңарттык. Бу корпуста 2-3 кешелек бүлмәләрдә 27 әби-бабай яши.

Капиталь ремонттан кала да  ел дәвамында байтак эш башкарылган: янгынга каршы ишекләр (запас ишекләр) алмаштырылган,  янгынга каршы гидрант  торбалары яңартылган, беренче корпуска яңа газ казаны урнаштырганнар. Ашханәгә  косметик ремонт уздырып, яңа өстәл-урындыклар алганнар. Йорт-интернатның ишек төбе һәм мунчага бару юлы да шомарган – брусчатка түшәгәннәр.

Быел  зур ремонт эшләре планлаштырылмый, ә менә 2020 елда ашханәдә капиталь ремонт уздыру планга кертелгән.

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына иганәчеләр дә даими ярдәм итеп тора. ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов  ярдәме белән өлкәннәргә ял итү урыны (беседка) ясаганнар, бакчаларына теплица да урнаштырганнар. Үзләре үстергән кыярлардан  авыз да иткәннәр.

-Авылдашыбыз Юрий Игънатьев бигән акчаларга 15 төп алама агачы һәм карлыган куаклары сатып алып, бакчабызга утырттык. Үз аякларында йөрүче әби-бабайлар шунда чыгып йөри, үзләренә шөгыль таба, - ди Илшат Барый улы. - Тагын бер депутатыбыз Рөстәм Хәлимов  ярдәме белән  кроватьлар янына паласлар алып җәйдек. “Шешма-Ойл” җәмгыяте өлкәннәребез өчен Яңа ел бәйрәме оештырырга  һәм күчтәнәчләр әзерләргә ярдәм итте.  Шәхси эшмәкәр Рифкать Хәммәтгалимов Өлкәннәр көнендә әби-бабайларны тәм-томнар белән сөендерде.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев