Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә яшәүче тату гаиләне медаль белән бүләкләделәр

Тату гаилә – бәхетле гаилә, дигән әйтем бар безнең халыкта. Хак сүзләр. Бары бер-береңне хөрмәтләү, бер-береңнең кадерен белү, бер-береңә юл бирә белү генә гаиләне тату һәм бөтен итә. Тату, башкаларга үрнәк бүлырлык яшәүнең сере белән кызыксынгач, Римма Токтарова шундыйрак җавап кайтарды.

Чирмешәндә гомер итүче Римма һәм Виталий Токтаровларның тормыш коруларына быел 48 ел булган. Әйе, түгәрәк дата түгел, ләкин гомерне бит еллар билгеләми. Токтаровлар яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып яшиләр. Бар нәрсәләре җитеш, тормышлары түгәрәк аларның.

Гаиләдә алар бер-берсенә терәк, сөекле ир белән хатын, өч балалары һәм аларның гаиләләренә кайгыртучан әти белән әни, оныкларына кадерле дәү әти белән дәү әни, күрше-күлән, туган-тумача, дус-ишкә, чирмешәнлеләргә аларның ышанычын, хөрмәтен казанган киң күңелле чын кешеләр. Уллары әти-әни арасында бер-береңә хөрмәт итү, аңлау хөкем сергән гаиләдә тәрбияләнгәннәр. Ике улы әтиләренең һөнәрен сайлаганнар, бүген юрист булып эшлиләр.

Виталий Иванович 14 ел (1999 нчы елдан 2013 елга кадәр) суд рәисе вазыйфасын башкарган, аның гомуми юридик стажы 36 ел. Ул Татарстан Республикасының атказанган юристы, Чирмешән районының хөрмәтле гражданины, башка бик күп бүләкләргә ия.

Римма Алексеевна комсомолның район комитетында, 20 ел тегү цехында мастер була, Чирмешән авыл җирлеге башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкара һәм шуннан лаеклы ялга чыга.

Шушы көннәрдә Токтаровларның бүләкләре тагын артты. Район мәдәният йортында, алар гаиләсе хөрмәтенә оештырылган бәйрәмдә, район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов Виталий Ивановичка һәм Римма Алексеевнага “Мәхәббәт һәм тугрылык” медален тапшырды.

-Гаиләнең ни дәрәҗәдә тырыш булып, тату яшәвен билгеләү өчен аның йорт-җире, каралты-курасына күз салу да җитә. Аларның бакчасына кышын-җәен килеп керсәң, әкият дөньясына эләккәндәй буласың, -диде котлау сүзендә Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева.

Бу көнне балалары, туганнары, якын дуслары да Токтаровларга йөрәк түрләрендә булган иң җылы хисләрен белдерделәр, изге теләкләрен җиткерделәр. Район үзешчәннәре бик матур концерт номерлары тәкъдим иттеләр.

Тантана хуҗалары мондый игътибардан бераз югалып калган кебек булдылар, җылы атмосферада узган кичә көтелмәгән сюрприз булды. 50 елга якын, бер-берсен яратып, күз карашыннан ук аңлап яшиләр, икесе дә гаиләнең тынычлыгын-иминлеген саклауга, балаларын һәм оныкларын тәрбияләүгә үзеннән өлеш кертә, һәм, әлбәттә, берсе дә моны бүләк өмет итеп эшләми.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев