Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә яшь инспекторларны велосипедлар белән бүләкләделәр

"Куркынычсыз тәгәрмәч - 2019" юл хәрәкәте иминлеге яшь инспекторларының район слетында 1 нче Чирмешән урта мәктәбе укучылары (җитәкчеләре Илзәр Закиров) беренче урынны яулады. Бу командага республика бәйгесендә район данын якларга туры киләчәк.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе базасында узган ярышларда 18 команда катнашты. Балалар "Автошәһәрчек", "Юл кагыйдәләрен белүче", "Велосипедта фигуралы йөрү", "Беренче медицина ярдәме күрсәтү" конкурсларында көч сынаштылар. Нигездә, бәйгедә ел да бер үк мәктәпләр командалары яхшы чыгыш ясап, призлы урыннарга чыгалар. Быел икенче һәм өченче урыннарга чыккан Чирмешән лицей командасының (җитәкчесе Флүзә Мисбахова) һәм кадетлар мәктәп-интернатының яшь инспекторларының (җитәкчесе Самат Хөснетдинов) беренче җиңүләре түгел, узган елларда да алар бу бәйгедә алда булдылар.

-Яшь инспекторлар конкурсы – бик әһәмиятле профилактика чарасы ул. Бүген андый чаралар уздыру бигрәк тә кирәк. Ярышларда катнашу балаларга кызыграк булган саен, алар юлда йөрү кагыйдәләрен әйбәтрәк үзләштерәчәкләр һәм урамнарда үзләрен күпкә ышанычлырак хис итәчәкләр, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Иван Мясников.

“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” фонды һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырган бу бәйгедә барлык җиңүчеләргә Грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр – велосипедлар  тапшырдылар.

Автор фотосы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X