Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәндә җәяүлеләрне дә тикшерәләр

    Республиканың барлык районнарындагы кебек, Чирмешәндә дә 15еннән 24 октябрьгә кадәр “Җәяүле“ операциясе игълан ителде.

    Реклама

    Район автоинспекторлары бу чорда җәяүлеләр тарафыннан юлда йөрү кагыйдәләренең үтәлешенә игътибарны арттырдылар. Көзге караңгы кичләрдә юлга чыкканда киемнәргә яктылык кайтаргыч элементлар тагу мөһим. Юл аша җәяүлеләр кичүе булганда, нәкъ шуннан чыгып йөрү кирәклеген онытмыйк. Бу хакта балаларыбызның да гел исләренә төшереп тору зарур.

    фото: автор

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: