Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә Яңа ел бәйрәмнәрен файда белән үткәрергә мөмкин

Быел да Яңа ел бәйрәмнәре ун көнгә сузылачак. Ял көннәрен кайда һәм ничек үткәреп бетерергә дип баш ватучылар өчен кыскача "программа" тәкъдим итәбез.

 

-Кемдер өчен Яңа ел бәйрәмнәре - күңел ачу чоры булса, мәдәният хезмәткәрләре өчен кызу эш көннәре. 31 декабрь кичендә  барлык мәдәният йортларында бал-маскарад узачак. Яңа ел башында да  авыл мәдәният учреждениеләре төрле чаралар үткәрергә җыеналар, - ди мәдәният бүлеге начальнигы Ольга Маркова. – Район мәдәният йортында бал-маскарад кичке сәгать 8 дә  башлана. 1 гыйнвар төнендә бәйрәм үзәк чыршы, Яшьләр мәйданчыгында дәвам итәчәк. 3 гыйнвардан  Яшьләр мәйданчыгында көн саен  14 сәгатьтән башлап балалар өчен чаралар оештырырга планлаштырдык. 8 гыйнварда район мәдәният йортында Раштуа концерты була. Монда Болгардан казаклар  ансамбле чыгыш ясыячак. Шулай ук Иске Яңа елны да игътибарсыз калдырмыйбыз, бу көнгә дә чара планлаштырылган.

Яшьләрнең ял итү үзәгендә Яңа ел дискотекасы 31 декабрьдә була. Сүз уңаеннан, каникуллар вакытында биредә кинофильмнар һәм мультфильмнар күрсәтәчәкләр, өстәл уеннары да уйнарга мөмкин була, ачык һавада да уеннар оештырырга ниятлиләр.

"Юбилей" боз сарае кышкы каникуллар вакытында гадәти режимда эшләячәк. Биредә беренче эш көне – 2 гыйнвар.

Ялларны бушка уздырмаска теләүчеләр өчен физкультура-сәламәтләндерү комплексы бассейны да 2 гыйнвардан ишекләрен ача, ул көн саен иртәнге сәгать 9 дан кичке 21 сәгатькә   кадәр эшләячәк. “Җиде тирәк” чаңгы базасы да көн саен ачык була.

Район үзәк китапханәсендә үз укучыларын яңа ел каникуллары вакытында 4 гыйнвардан (7 гыйнвардан тыш), туган як тарихы музее хезмәткәрләре район тарихы белән кызыксынучыларны, каникулларда районга килгән кунакларны 3 гыйнвардан каршы алырга әзерләр.

Район үзәк больницасы врачлары: терапевт, педиатр, стоматолог, хирург авыруларны 3 һәм 5 гыйнварда кабул итәчәкләр. Бу көнне процедура кабинеты һәм лаборатория дә эшләячәк, шулай ук “больничныйларны” да озайтырга мөмкин була. Башка көннәрне авырулар “Ашыгыч медицина ярдәме” хезмәтенә мөрәҗәгать итә алачак. Биредә кизү торучы врачлар ярдәм күрсәтиергә тиеш.

Район газетасы редакциясе ишекләре дә көн саен ачык була. Котлаулар һәм белдерүләр, хатлар кабул итәчәкбез, сайттагы язмаларны яңартачакбыз. Яңа елда газетаның беренче саны 11 гыйнварда чыгарга тиеш.

Киләсе елда Чирмешәндә тәүге ярминкә 20 гыйнварда узачак.

-Ел буена да график төзедек, - ди “Заказчы хезмәте” директоры Хәлил Сафиуллин. – Ул графикны сатучыларга да җиткерәбез.

Фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев