Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә яңа биотермик баз ясарга планлыйлар

Киләсе елда Чирмешән авыл җирлеге территориясендәге, Түбән Чегодай янындагы үләт базын ябарга планлыйлар. Бу җирлектә яңа биотермик баз төзү күздә тотыла.

Районда барлыгы 21 биотермик баз исәпләнә, шуларның өчесе – себер язвалы. Алар барысы да бетонлап ябылган. Биотермик базларның  барысы да ветеринар-санитар таләпләргә җавап бирә.

-Торышына карап, һәр елны берничә базга капиталь ремонт  уздырыла. Дәүләттән бирелгән 544 мең 700 сум акчага быел Туймәттә һәм Лашманда биотермик базларны яңарттык, - ди дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Алмаз Газыймов. – Себер язвалы базлар ябулы булса да, аларны гел карап торырга кирәк. Быел тирәләре тәртипкә китерелде, элмә такта-аншлаглар яңартылды.

Туймәт авылындагы үләт базы янына бетон боҗралар төшереп тагын  шундый ике баз эшләгәннәр. Аларның өсләренә капкачлар, түбә һәм капка ясалган, тирәсе тотып алынган.

Авыл җирлекләре үз территорияләрендәге биотермик базларны карап, тәртиптә тота, тирәләрендәге чүп үләннәре чабыла, җитешсезлекләр бетерелә.

-Без яз һәм көз айларында барлык үләт базларын карап чыгабыз, кимчелекләр булганда авыл җирлекләре башлыкларына җиткерәбез һәм алар тиешле чара күрәләр, - диде Алмаз Фәрраш улы. – Әйтик, Иске һәм Яңа Элмәле, Түбән Кәминкә авылларында биотермик базларны тәртипкә китерделәр. Кызганыч, угрылар Әккәрәй һәм Югары Кәминкә авыл җирлекләрендәге үләт базларына зыян салганнар, аларның профнастил коймаларын сүтеп алып киткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев