Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә урманга чүп түгүчеләрне яшерен “фотограф” фотога төшерә

Район урманчылары урманнарга чүп ташлап калдыручылар белән үзенчәлекле шундый ысул ярдәмендә көрәшмәкче.

-Быел язын ике фотоэләктергечне Чирмешәннең төньягында, су кудырту станциясе ягындагы кечкенә наратлык урманына, үзебезнең телдәге 77 нче кварталда урнаштырдык. Аптыраганнан, чөнки бу участокны тәмам чүплеккә әйләндергәннәр. Тәртип бозучыларны фотосурәткә төшерә торган җайланма күзәтәчәк һәм гаеплеләргә җәза биреләчәк. Наратлыкта өмә ясап, чүпләрне җыеп аласы бар. Анда керү юлларына шлагбаумнар да куячакбыз,  - ди Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин.

Урманнарга чүп ташлаучылар белән шулай да көрәшергә туры килә. Әнә Яңа Элмәледән берәү урман буена чүп-чар бушатып калдырган, белмәсләр дигәндер, әмма аның эзенә тиз төшкәннәр. Машинасы өчен килгән штраф кәгазьләре шунда булган. Гаепле заттан штраф түләткәннәр, чүпне дә ул үзе җыеп алган. Гомумән, кар эрү белән урман буйларын чүпләүчеләргә карата урманчылар өч беркетмә төзегән.

Урманчылар тирә-юнебезне, урманнарны чисталауда үзләре үрнәк күрсәтә. 19 апрельдән 19 июньгә кадәр дәвам итәчәк “Татарстанның чиста урманнары” республика акциясе кысаларында алар, беренче эш итеп, район үзәгендәге тарихи валны коры-сарыдан, чүп-чардан өлешчә арындырды. Аннан бер йөк машинасы әрҗәсе чүп җыеп түктеләр.

-Валда җыештырасы урыннар күп. Парк зонасы тарихи урын да бит әле, - дип үз тармакларындагы кайбер проблемаларга тукталды районның баш урманчысы. - Йортларыбыз газ белән ягып җылытылганлыктан, хәзер утын әзерләүче бик аз, безнең урманнарда коры агачлар (сухостой), ботак-чатак (валежник) күп. Әлеге корыган агачлардан чир чыгып, алар исән агачларга күчәргә мөмкин. “Сухостой” күп икән - углекислый газ арта, кислород кими. Кайберәүләрнең урманнарга чүп түгүен бөтенләй аңлап булмый. Шәһәр тирәсендәге урманнарга караганда, бездә, дөрес, андый очраклар күп түгел. Халык тәрбиялерәк, урманның кадерен белә, - ди Алмаз Рифкать улы.

Алмаз Мотыйгуллин әйтүенчә,  безнең районда урманнар 36 мең 373 гектар мәйдан били. Район территориясенең дүрттән бер өлеше - 25 проценты (23 проценттан ким булмаса яхшы). Республика буенча бу күрсәткеч 17,5 процент.

Корыган агачлар, ботаклар усак урманнарында күп икән. Гомумән, райондагы усак урманнары тулысынча диярлек  трутовик дигән гөмбәле чир белән авырый. Бу чир вакытында агач әүвәл үзәгеннән кызара, аннан чери башлый. Шунлыктан андый урманнарны чистартасы да чистартасы.

“Татарстанның чиста урманнары” акциясен дәвам итеп, урманчылар өмәләрне туктатмый: чүп-чарны җыялар, ял итү урыннарын, аншлагларны яңарталар.

Өмәләр темасын дәвам итеп. Узган шимбә көнне ил күләмендә игълан ителгән өмәдән соң районыбыз торак пунктлары, юл буйлары нык чистарып калды. Күпчелегебезнең йорт тирәләре ялт иткән. Район үзәгендә оешмалар, предприятиеләр тирәсе күзне иркәли.

-Әйе, рәхмәт, халык уңган бездә. Урамнарыбыз, йорт алларыбыз матур, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. -Тик  чүп контейларының вакытында бушатылмавы  гына зур проблема. Җыештырганнарыбыз җил белән янә  тарала. Монда гаеп, кем әйтмешли, атта да, тәртәдә дә. Бер яктан коммуналчылар өлгермәсә, икенче яктан халык та, контейнерның тулы икәнен күрә торып, чүбен шунда китереп сала. Хәтта капчыгыннан бушатып китә. Агачларны буе-буе  белән, вакламыйча куючылар байтак. Аларча, иң мөһиме - үз йорты алды гына чиста булсын, кеше йорты каршында торган  чүп савыты тирәсе нишләсә дә ярый. Зинһар, бер-беребезнең хезмәтенә хөрмәт белән карыйк. Коммуналчыларга, автомашиналарда чүпне җыючы егетләргә акча түлибез дисәк тә, ул егетләр миллионнар алмый бит.

 

фото: автор

Чирмешәндә Бөтенроссия өмәсе узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев