Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә умартачылар белән хакимият арасында “күпер салмакчылар”

Быел республикада 5 меңләп баш умарта һәлак булган – бу әле рәсми мәгълүматлар гына, саннар күбрәк тә булырга мөмкин икән. Ник дисәң, кемдер бу хакта тавыш чыгармаган, дәшмичә калган. Һәрхәлдә район умартачылары җыенында шулар турында да ачынып сөйләделәр.

Мондый хәлләргә юл куймау, үз кәсепләрен саклап калу өчен район умартачылары берләшергә булганнар. Дөресрәге, хәзер аларның  иҗтимагый төбәк оешмасы бар, аны якташыбыз Шәүкәт Хәйруллин республика күләмендә  җитәкләячәк. Районнарда оешманың бүлекләрен оештыралар.

-Максатыбыз – хакимият белән  умартачылар арасында күпер булдыру, проблемаларны күмәк көч белән хәл итү - бу үзенә күрә безнең “профсоюзыбыз”, – ди Шәүкәт Нуриәхмәт улы.

Әлеге иҗтимагый оешма селекция, умартачыларны укыту, балны урнаштыру – реализацияләү мәсьәләләрен, матбугат чаралары белән эшләүне оештыра. Умартачыларның хәтта үз юридик бүлекләре дә булачак.

26 райондашыбыз - умартачылар катнашкан җыенда райондагы шундый оешманың өч кешедән торган советы  сайланды. Рәисе - Чирмешәннән  Вадим Митрюхин, аның ярдәмчеләре - Иске Элмәледән Анатолий Макаров, Чирмешәннән Рәис Вафин. Ә аларга хәл итәсе мәсьәләләр шактый, умартачылар белән аралашуым да шуңа инандырды.

-Хуҗалыкларда донник (кандала үләне), карабодай, эспарцет ише бал бирә торган үсемлекләр чәчү зарур. Кортлар  пустырник (сукыр кычыткан), шайтан таягы, сурепка (эт какысы) сыман үсемлекләрдән, җиләк-җимеш агачларыннан балны  җыя да бит, тик бу гына  аз, үзләренә дә җитми. Аннан балны урнаштыру, сату да - проблема, - ди Түбән Кәминкәдән Шәүкәт Әгъзамов.

Әккәрәйдән килгән  Александр Ефимов та  бу фикерләрне куәтләде.

-Әйе, балны сату ансат түгел. Элек аны хәзерләүләр конторасы ала иде, хәзер андый нәрсә бетте бит инде. Менә минем машинам юк, 3 литрлы 5-6 банкамны күтәрәм дә, балны “попутка” машина белән сатып йөрим. Берсендә Чирмешәнгә генә шулай  дүрт тапкыр төшеп мендем, - ди  Александр Ильич. - Әмма безне иң борчыганы – кырларга химикатлар сиптерү вакытында кортларның һәлак булуы. Быел үзем дә андый хәлгә тарыдым, оя янында күч-күч кортлар үлеп яттылар. Умарта бит ул сыер түгел, аны ябып куя алмыйсың.

 

-Умарталарны агулау – кешеләрне агулау бит ул, быелгы кебек булса, киләсе елда умартасыз калачакбыз, - дип ачынып сөйләде җыенда катнашкан республиканың умартачылык һәм аквакультуралар буенча дәүләт учреждениесе җитәкчесе урынбасары Нәгыйм Әюпов.

Әйе, бу мәсьәлә җыенны нык “кыздырды”. Аяныч хәл, кортлар кырылу гына түгел, хәтта бал үзе дә агуланырга мөмкин. Авыл янәшәсенә терәтеп диярлек көнбагыш чәчүләр хакында борчылып, Утыз Имәннән Самат Ризванов та газетада ничә тапкыр язды инде. Күтәмәдән дә бу уңайдан  зарланучылар булды. Әнә быел Әккәрәй, Кармыш авылларында да умартачылар моннан зыян күргән. Көчле химик препаратлар кулланылып үстерелүче культураларны авылга 2 километрдан да якын кырларга чәчтермәскә, диләр умартачылар. Хәтта пестицидларны бөтенләй кулланмаска, кайбер культураларны үстермәскә дигән тәкъдимнәр дә булды.

-Болардан бөтенләй баш тарту дөрес түгел дип саныйм. Бу бик четерекле мәсьәлә.  Игеннәрне, көнбагышны, шул ук рапсны да үстермичә булмый - ул кирәкле чимал. Бездән бары үзара  киңәшеп, аңлашып эшләү сорала. Кортларга зыян килмәсен өчен, препаратлар сиптерүне тиешле вакытта, умартачыларны кисәтеп, бик иртән һәм кичен эшләргә кирәк, - диде җыенда катнашкан “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте җитәкчесе Илшат Гозәеров.

 

-Илшат Сәйфуллович, Чирмешән кырларына бераз карабодай чәчеп булмасмы икән? – диде умартачы Рәис Вафин.

-Бөтен нәрсә акча белән генә үлчәнми бит инде, киләсе елда сезнең бу үтенечне үтәрбез, - дип өметләндерде хуҗалык җитәкчесе, моңа җавап итеп.

Умартачылык һәм аквакультуралар  буенча республика дәүләт учреждениесенең райондагы инспекторы Рәсыйх Шәфыйков әйтүенчә, районда 4379 баш умарта, 179 умарталык исәпләнә. Чәчәк балын, язгы балны өйдән килеп алсалар, көнбагыш чәчәге балына сорау әлләни зур түгел.

Ни генә дисәң дә, умартачылар үз эшләренең фанатлары инде. Яратып, белеп, проблемаларның эченә кереп сөйлиләр. Татьяна Юрина җыенда катнашкан бердәнбер хатын-кыз умартачы иде.

-Үземне белгәннән бирле бал кортлары асрадык. Аларны үземнең дә, иремнең әти-әниләре дә тотты. Хәзер  30лап баш умартабыз бар, - ди  Татьяна Дмитриевна. - Кортлар белән бик рәхәт, аларны караганда бөтен проблемаларны онытасың. Язны көтеп алабыз, беренча тапкыр умарталар чаккач, дозабызны алдык, дип көлешәбез. Кортлар янында  үзеңне тыныч тоту мөһим, алар чисталыкны ярата. Кара, йон киемне өнәмиләр. Башка да кияргә кирәк. Спирт, тәмәке, сарымсак исен яратмыйлар. Ә бүгенге җыен кирәк иде. Монда күпләрне борчыган проблемалар кузгатылды.

Шома гына бармады очрашу, кызып китүләр, бәхәсләшүләр булды. Иҗтимагый оешмага хәл итәсе бурычлар күп, димәк. Район умартачылары үз тәкъдимнәрен республика җитәкчелегенә дә җиткермәкчеләр. Татарстан  Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә мөрәҗәгать  язганнар,  шуңа имзаларын куйдылар. Алар  “Татар  балы” брендын да күтәрмәкче.

фото: автор

Район умартачылары җыены узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев