Чирмешәндә үткән ярминкәдә яңа суыртылган бал саттылар
Мәтрүшкәле чәй яңа бал белән тәмле.
Чирмешәндә үткән якшәмбедә оештырылган ярминкәдә яңа суыртылган бал сатучылар күп иде. Әлеге татлы ризыкның өч литрлы банкасына уртача 1500 сум сорыйлар.
Кемдер урманда мәтрүшкә таба алмаса, монда ул да бар, кечкенә бер бәйләме 50 сум тора. Берәү парын 80 сумга каен минлеге тәкъдим итә. Кәбестә дә өлгерткәннәр, бәрәңге, суган, сарымсак, кавын һәм карбыз, балык, май, бозаулар һәм сарыклар, кием-салым да алып килгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев