Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә түгәрәк өстәл янында туган телләрне саклау проблемалары хакында сөйләштеләр

Ана телен һәм милли традицияләрне саклау, үстерү гаиләдән башлана. Әти-әниләрнең төп бурычы – балаларда туган телдә сөйләшү теләген уяту, ана теленә, мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә хөрмәт тәрбияләү.

И туган тел, и матур тел
Әткәм-әнкәмнең теле...

(Г.Тукай)

 

Район мәдәният йортында туган телләрне саклауга багышлап үткәргән “түгәрәк өстәл”дә дә әлеге фикер еш яңгырады. Татарстан халыклары Ассамблеясенең райондагы вәкиллеге һәм район газетасы редакциясе  оештырган бу чарага районда яшәүче төрле милләт кешеләре чакырылган иде һәм әүвәл алар бер-берсен туган телләрендә сәламләделәр.

- Чирмешәндә 30 елдан күбрәк яшибез, - диде Усо Мхитарян. – Балаларыбыз монда дөньяга килде. Безнең гаилә халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын искә алып яши. Шулай да балаларыбыз күбрәк рус телендә сөйләшә. Дөрес, татар телен дә яхшы беләләр. Татарстанга күчеп килгәч, мин үзем республиканың тарихын өйрәнә башладым. Беренче чиратта, үзебез яшәгән төбәкне, аның халкын, йолаларын ихтирам итәргә тиешбез.  Без ике, өч тел белү нәтиҗәсендә, халкыбызны да саклап кала, башка милләтләрдә дә үзебезгә хөрмәт тәрбияли алабыз. Улыбыз Тегеран югары уку йортында белем ала. “Татар егетләре килеп, миннән: “Теге яисә бу сүз татарча ничек була, дип сорыйлар”, - ди.

Әккәрәйдә яшәүче Лидия Квакова очрашуга милли киемнән килгән. Аның  көмеш тәңкәләр белән бизәлгән, авырлыгы - 2 килограммлы баш киеме – хушпу очрашу кунакларында аеруча кызыксыну уятты.

-Бу - әбием мирасы, аңа инде 100 ел, - диде авыл мәдәният йорты директоры Лидия Дмитриевна. – Без авылда даими рәвештә милли бәйрәмнәр оештырабыз, аларга балаларны да җәлеп итәбез, чуваш халкының йолаларын белеп үссеннәр, дибез.  Яшьләр туган телне белә, ләкин күпчелек русча сөйләшә шул. “Туган телдә сөйләшергә оялмагыз,”- дип мин гел әйтәм аларга. Мәктәптә рус телендә белем алалар, ана теле атнага бер-ике дәрес керә, телевизордан рус телендә кинофильмнар, тапшырулар карыйлар, интернетта да русча аралашалар. Мохит шундый булгач, балаларыбыз да шуңа җайлаша.

Чирмешәндә яшәүче Диләрә Ханова фикеренчә, иң мөһиме – балаларда милли үзаңны үстерү һәм патриотизм тәрбияләү.

-Бөтен нәрсә кешенең тәрбиясеннән  тора. Без өйдә татар телендә сөйләшәбез, татар музыкасын тыңлыйбыз. Минемчә, беренче чиратта, балаларда милли үзаңны тәрбияләү зарур. Һәр кешегә  кечкенәдән үк туган җиренә, теленә мәхәббәт хисләре сеңдерү мөһим, - диде Диләрә ханым. – Күп тә кирәкми, балаларны, туган телдә бишек җырын җырлап, ана телендә әкиятләр укып үстерсәк, нәтиҗәсе булмый калмас. Телен, мәдәниятен, тарихын, гореф-гадәтләрен белгән кеше беркайчан да югалып калмаячак. Туган телсез,  милли мәдәниятсез бер генә кеше дә тулы шәхес була алмавын яшь буынга аңлату кирәк. Үз милләтен яраткан кеше башкаларга да хөрмәт белән караячак.

“Мөшбикә” мәчете имам-хатыйбы Хәбир Ханов та бу эштә әти-әниләр үзләре үрнәк булырга тиеш, дип саный. “Балалар - әти-әниләренең көзгесе” дип юкка гына әйтмиләр. Әгәр дә гаиләдә татарча сөйләшергә кыенсынмыйлар икән, димәк, балалар  да  бу телдә горурлык белән сөйләшәчәк, киләчәктә үз балаларына да үрнәк булачак.

-Мин тагын бер мәсьәләгә тукталыр идем. Бүген яңа туган сабыйларга нинди генә исем кушмыйлар! – ди Хәбир хәзрәт. – Исем кешенең тәрбиясен күрсәтә. Татар һәм башка милләтләрнең дә үзләренең бик матур исемнәре бар. Юк, ата-аналар кайбер чакта, нишләптер, мәгънәсез, чит телләрдән алынган исемнәр табалар.

“Түгәрәк өстәл” эшендә катнашкан Тамара Тимохина кузгаткан проблема да бик актуаль – балаларның сүгенүе. Шулай ямьсез сөйләшкән кешеләр әле күптән түгел генә  тискәре караш уятса, бүген бу гадәти хәлгә әверелде, сүгенү сүзләре хәтта телевизор экраннарыннан яңгырый.

-Бөтен нәрсә кешенең гаиләсендә алган тәрбиясенә әйләнеп кайта, - ди әлеге уңайдан эшмәкәр Альберт Латыйпов. – Әти-әнисе сүгенмәсә, балалар да сүгенми. Әти-әни өйдә татар телендә сөйләшә икән, балалар да туган телдә аралашачак. Әмма, минемчә, без балаларга ни өчен туган тел кирәклеген аңлатып бирергә тиеш. Мисаллар китерергә, уңышка ирешкән милләтәшләребез турында сөйләргә, үрнәк алырлык якташларыбызны очрашуларга чакырырга кирәк.

Чарада катнашкан Күтәмә мәктәбе директоры Александр Миронов, Чирмешән лицее укытучысы Гакыйлә Нуретдинова, Бәркәтәдән килгән Роза Котлыморатова, Яңа Элмәледән Александра Ильдирякова, Мордва Афонькәсеннән Наталья Семкичева да туган телләрне саклау юнәлешендә әле башкарасы эшләрнең күп булуын белдерделәр.

-Районда милли тәрбия бирү буенча эш алып барыла, ләкин бу юнәлештә тагын да активрак булырга кирәк. Бүген нинди буын тәрбиялибез - җәмгыятьнең киләчәге шуңа бәйле, - дип нәтиҗә ясады очрашу ахырында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузилә Минхәерова.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев