Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә тагын бер аренда йорты киләсе елда өлгерәчәк

Киләсе елның җәй башларында Чирмешәндә күпквартиралы яңа йортта өй туйлары узачак.

Юлчылар урамындагы (үзәк мәчет артында) әлеге объектта сентябрь аенда эшкә керештеләр. Бүген нигез-фундамент ясыйлар, “мендәрләр“, блоклар куялар. Төзелеш кышын да дәвам итәчәк.

Бер һәм ике бүлмәле 16 квартира булачак бу аренда торагы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды программасы буенча төзелә, фонд – инвестор.

Быел, район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегендә әйтүләренчә, районда, үткән 10 айда, 4048 квадрат метр күләмдә, ягъни 46 шәхси торак йорт төзелгән (еллык план 5 мең квадрат метр). Файдалануга тапшырылган әлеге йортларның егермесе – аренда торагы.

Керкәледә берьюлы диярлек 11 аренда йорты төзелде, аларның бишесендә торалар да. Дәүләт хисабына бастырылган йортларда газ, су, электр, канализация – бар да бар.

Биредә тагын дүрт шундый йорт төзелешендә эш дәвам итә, икесенең түбәләрен ябалар. Планлаганча барса, бу йортлар да быел әзер булачак.

-Алдагы берничә елда Чирмешәндә 16шар квартиралы тагын дүрт аренда торагы төзелергә тиеш, алары да Дәүләт торак фонды аша, бу мәсьәлә республика җитәкчелеге белән дә килештерелгән, - ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин. –Моңардан тыш торак төзүгә нефтьчеләр дә актив керешә. 2020-2021 нче елларда район үзәгендәге элеккеге аэродром территориясендә алар арендага аерым 20 йорт төзергә планлаштыралар.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев