Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә суга тилмерүчеләр бар

Район үзәгендәге Техническая урамының 28 йортында яшәүчеләр инде икенче ел сусыз интегәләр.

Әлеге йөртта яшәүчеләрнең сүзе буенча, нәкъ ике ел элек күпквартиралы бу йортта капиталь ремонт үткәргәннәр, шуннан соң су белән проблема башланган да инде.

-Төнлә килер дип көтеп утырган чаклар бар, юк килми су, -диде редакциягә шалтыратучы хатын-кыз.- Балалы гаиләләр күп, мондый эссе көннәрдә кая инде юынып чыгам дияргә, эчәргә дә су булмый. Төрле оешмаларга хатлар да яздык, нәтиҗә генә юк.

Әлеге шалтырату уңаеннан, без “Чирмешән” торак милекчеләре ширкәте рәисе Мәсхүт Хөсәеновка мөрәҗәгать иттек.

-Бу проблема миңа таныш, -диде ул.- Дөрестән дә, ике ел элек бу йортның подвалында ремонт үткәрдек, мондагы су торбаларын да яңартык. Ләкин су булмауның сәбәбе башка -йортка килүче төп торбаны яңарту кирәк. Ул нык искергән, черегән, өстәвенә, “Чулпан” кибете аша сузылган. Йортка су базыннан турыга яңа торба сузу ягын карарга кирәк. Бу хакта коммуналь предприятие вәкилләре белән дә сүз булды, алар да моның белән килешә. Башкача әлеге проблеманы хәл итеп булмас. Моның өчен, билгеле, акча кирәк.

Бу мәсьәлә уңаеннан коммуналь хуҗалыктан, авыл җирлеге Советыннан да уңай чишелешкә өметләндермәделәр.

Сусыз нишләргә, тагын кемгә барып зарланырга?!

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев