Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә су линияләрен яңарталар

Чирмешәннең Амур ягында республика программасы нигезендә 3200 метр арада яңа су линиясе төзелгән.

Биредә яңа йортлар төзелә, шуңа да яңа су линиясе кирәк иде, диделәр “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” җәмгыятендә.

-Район үзәгендә су линиясе “Чиста су” республика программасы нигезендә яңартыла, - ди “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” җәмгыяте баш инженеры  Михаил Арютин. – Шушы көннәрдә Казаннан килгән осталар Шешминская урамында эшлиләр, биредә искергән торбаларны яңарталар, бу тирәдә 800 метр чамасы арада эш башкарылачак.

Сүз уңаеннан, Чирмешәннең көньяк микрорайонында ( Амур ягы) 4 километр чамасы аралыкта яңа канализация челтәрләре ясалган, кайбер яңа йортлар аңа тоташкан да, бу эшне киләсе елда дәвам итәргә планлаштыралар.  

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X