Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге сан алу кампаниясен уздыруда 100ләп кеше катнашачак

Киләсе елның апрель аенда илебездә чираттагы халык санын алу кампаниясе үтәчәк. Әлеге мөһим эшне башкаручыларны – “переписчикларны” бик җентекләп сайлап алачаклар икән.

Гомумән, бу эшкә гомуми әзерлек хакында районда халык санын алу буенча вәкаләтле вәкил Гөлфия Әхәт кызы Гыймранова белән сөйләшеп алдык.

- Гөлфия Әхәтовна, әүвәл сан алуның вакытын әйтик.

-Бөтенроссия күләмендә халык санын алу киләсе елга – 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр, бер ай дәвамында уздырыла.

- Районда моңа күпмерәк кеше җәлеп ителәчәк?

-Барысын да санасаң, 100ләп кенә булыр, чөнки мондый эштән авыл җирлекләре башкарма комитетлары белгечләре дә читтә калмый. Гомумән, авылларда 35 сан алу участогы төзелде, аларда 6 хисап, 6 стационар  участок булачак.

Районда халык санын алуга әзерләнү, аны үткәрү  буенча комиссияне район башлыгы Фердинат Дәүләтшин җитәкли.

- Сан алучыларга таләпләр зур булачак, дип ишеттек. Районда бу яктан әзерлекле кадрлар бармы?

-Безнең - халык белән турыдан-туры контактта 35 сан алучы һәм аларны контрольдә тотучы 12 кеше эшләячәк. Чыннан да, таләпләр югары. Сан алучы югары белемле булырга, планшет белән эшли белергә тиеш. Кеше белән аралаша белүе, сабырлыгы, итагатьлелеге, “бәйләнчек”  булмавы мөһим. Хөкем ителмәгәнме, ышанычлы кешеме – анысын Эчке эшләр министрлыгы  системасы аша тикшерәбез.  Хәтта сан алучының  киеме дә кешенең ышанычын яулардай пөхтә, чиста булу зарур.

- Ә андыйлар...

-Бу таләпләргә туры килердәй кешеләребез бар. Киләсе  сан алуның  төп үзенчәлеге - сорау анкеталары кәгазьдә түгел, электрон юл белән тутырыла. Шуның өчен планшет белән эшли белүче кирәк, дибез. Сан алучы үз участогындагы һәрбер йортка, фатирга керергә тиеш.

- Сан алучылар нәрсә сораячак?

-Сорау анкеталары әзер инде. Алар өч төрле. Берсе,  Л формасы -  кеше, шәхес турында. Шунысы мөһим -  сан алучыга кешенең исем-фамилиясе, керемнәре кирәкми. Ул бу хакта сорау да бирмәячәк һәм шәхесне раслаучы документ та таләп итмәячәк. Кеше ничек, нәрсә әйтә – сан алучы шуны гына язып ала.

П формасында кешенең яшәү шартлары хакында, әйтик, торагы нинди, нидән төзелгән, су кергәнме, канализация бармы ише сораулар. Ә инде В формасы чит илләрдән килеп бездә яшәүчеләргә кагыла.

- Халык санын алу буенча районда тагын нинди конкрет эшләр башкарылды?

-2019 елда авыл җирлекләре башкарма комитетлары ярдәмендә  кеше яшәрдәй объектлар саналды, моңа торак йортлардан кала, җылытыла торган барлык биналар, мисал өчен, мәдәният йортлары, мәктәпләр, мәчет, чиркәүләр дә керә. Андый биналар саны 8308 булып чыкты.

- Тагын ниләр эшләргә?

-Торак пунктларда урам исемнәрен ике дәүләт телендә язу таләп ителә. Әлеге элмә такталар урам башларында, тыкрыкларда куелырга тиеш, тик, кызганыч, бу яктан эш байтак әле. Һәр хуҗалыкның йорт санын, күп фатирлы йортларның фатир номерын булдыру да кирәк.

- Соңгы сан алу кайчан узды?

- 10 ел элек, 2010да.

- Безнең районда халык саны күпме иде ул вакытта?

-2010 елдагы халык санын алу нәтиҗәләре буена, районда 20361 кеше исәпләнгән.  Милли состав буенча караганда, татарлар – 11022 кеше, чувашлар – 4640, руслар - 3624, мордвалар – 853, башкортлар – 18, украиннар – 15, удмуртлар – 5, марилар – 2 кеше һәм башка милләтләр.

- Гөлфия Әхәтовна, халык санын алу ни өчен үткәрелә?

-Бу дәүләт өчен мөһим кампания, ул илнең, районыбызның демографик  һәм социаль-икътисади  хәлен күзалларга мөмкинлек бирә,  шуның нәтиҗәләре нигезендә милли проектлар һәм дәүләт социаль программалары эшләнә. Сан алу халыкның тормышын яхшырту өчен ниләр эшләргә кирәклеген, дәүләтнең сәясәтен билгеләргә ярдәм итә.  

 фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев