Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә салым түләүдә югарыкәминкәлеләр үрнәк

Быел райондашларыбыз 2020 ел өчен исәпләнгән барлыгы 27 миллион сум күләмендә  милек салымнары түләргә тиеш. Әлеге эшне 1 декабрьгә кадәр эшләп кую зарур.

Салым дигәч, ирексездән, телевизор экраннарыннан барган бер социаль реклама күз алдына килә. Нәрсә ди әле, салымыңны түлә дә тынычлап йокла, диме? Әйе,  милкебез: күчемсез милек, җир һәм транспорт өчен почта тартмаларыбызга, кемгәдер интернет, сайттагы шәхси кабинет аша килгән квитанцияләргә – халык телендәге “сәлам хатларына” - җавапны күпләребез язып куйды, салымнарны вакытында түләдек.

-Районда бу яктан Югары Кәминкә авыл җирлеге халкы иң өлгере, монда салымнарның  85 процент өлеше түләнгән.  Яңа Кади, Иске Котыш, Туймәт, Бәркәтә җирлекләрендә әлеге күрсәткечләр 60 проценттан артты. Район буенча алганда,  11 ноябрьгә бу сан – 45 процент, - ди район башкарма комитетының икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Әһлиуллин.

Дөрес, Марат Хәбибулла улы әйтүенчә, зуррак җирлекләрдә салым ел да акрынрак җыела. Мисал өчен,  шул ук Югары Кәминкә җирлегендә барлыгы 843 мең сум салым җыясы булса,  Чирмешәндә  аның күләме 11 миллион  сум, ягъни 13 тапкыр (!) артык. Билгеле инде, район үзәгендә бу түләүне сузучылар да күбрәк.

Инде әйткәнебезчә, районда физик затлар өч төрле салым түли: 4 миллион сум - күчемсез милек, 6 миллион тирәсе  җир салымы - болары  муниципаль, җирле  бюджетка бара, ә барлыгы 17 миллион сум күләмендәге транспорт салымы исә республика казнасын тулыландыра. Дөрес, соңгысы, транспорт салымы акчалары юл фонды аша, республикада, районнарда юллар төзүгә, ремонтлауга тотыла.

-Җир салымы, бу - нигездә, физик затларның пай җирләре салымы. Халык әлеге исәпләнгән салымнарны түли, ә арендаторлар (ул инвестормы, фермермы) аренда өчен тулысынча исәп-хисап ясаганда, әлеге сумманы да җир участогы иясенә кире кайтара, - ди Марат Әһлиуллин.

Шулай итеп, без салымнарны 1 декабрьгә кадәр түләп бетерергә тиеш. Әлеге вакыт үткәннән соң, түләнмәгән салымга, срогы үткән һәр көн өчен 0,3 процент күләмендә пеня санала башлый, ягъни сумма арта бара. Шуның өчен, телевизордагы теге агай әйткәнчә, түлик тә, тынычлап йоклыйк.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев