Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә республика программасы нигезендә алты йорт ишегалды төзекләндереләчәк

Быел “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында район үзәгендә тагын алты йортның территориясен тәртипкә китерү планлаштырыла.

“Чирмешән” торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Мәсхүт Хөсәенов әйтүенчә, программага Чирмешәннең Совет урамындагы 3, 5, 15, 53, 55нче  һәм Төньяк урамдагы 2 нче йортлар кергән.

Биредә юллар ясау, асфальт түшәү, автомобильләр кую, кер киптерү өчен урын ясау, чүп савытлары, утыргычлар урнаштыру күздә тотыла.

- Төзүчеләр килде, эшне юллар ясаудан башладылар, - ди Мәсхүт Хөсәенов. – Әлеге эшләр бушлай, республика программасы кысаларында башкарыла, йортта яшәүчеләрдән акча алынмады. Былтыр да алты йортның ишегаллары тәртипкә китерелде.

Быел күп фатирлы Совет урамындагы 47 һәм 49 нчы йортларда, капиталь ремонт программасы нигезендә, отмосткалар ясау, керү юлындагы ишекләрне алмаштыру һәм цоколь өлешен җылытып тышлау планга кертелгән. Титов урамындагы 13 һәм 15 нче йортларда да шул ук эшләр башкарылачак. Моннан тыш биредә су һәм канализация челтәрләрен дә яңарту каралган.

-Титов урамындагы йортларда су линиясен алмаштыруга керештеләр, биредә отмосткалар ясау өчен дә әзерлек бара, - диде Мәсхүт Мәхмүт улы.

 

фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев