Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә һәр оешманың үз урамы бар

Район үзәгенең илледән артык оешма, предприятиесе үз ишегалларыннан кала, "беркетелгән" участокларны - Чирмешән урамнарын һәм җәмәгать урыннарын чисталап тәртиптә тотачак. Электр баганаларын агарту, чүп җыю, кыргый үләннәрне чабу, чәчәк түтәлләрен утау - шуның ише эш җәй буена җитә. Әлбәттә, йорт хуҗалары да кемнәрдер килеп, аларның капка төбен читләр җыештырганын көтеп...

Район үзәгенең илледән артык оешма, предприятиесе үз ишегалларыннан кала, "беркетелгән" участокларны - Чирмешән урамнарын һәм җәмәгать урыннарын чисталап тәртиптә тотачак.

Электр баганаларын агарту, чүп җыю, кыргый үләннәрне чабу, чәчәк түтәлләрен утау - шуның ише эш җәй буена җитә. Әлбәттә, йорт хуҗалары да кемнәрдер килеп, аларның капка төбен читләр җыештырганын көтеп тормастыр. Бездә күпчелек халык андый ваемсыз түгел түгелен. Чишмә, һәйкәлләр тирәләрен, гомумән, бөтен җирне чүпләмәсәк, аларны карап торучы олыларга, мәктәп балаларына да ансатрак булачак.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы